Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм күңелле үтте

Район мәдәният йортында бәйрәм алдыннан тантаналы чара үткәрелде.

Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов ачты. Ул муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев исеменнән хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады һәм Сөйкидән җиде бала анасы Гүзәл Ибраһим кызы Борнашевага «Ана даны - Материнская слава» медале тапшырды. Районыбызда андый ханымнар аз түгел. Бу - күп балалы аналар лаек булган унсигезенче бүләк. Алар арасында - тәрбиячеләр, сыер савучылар, эшмәкәрләр, укытучы, өй хуҗабикәләре бар. Аларның барысы да менә дигән әниләр һәм хөрмәткә лаек хатын-кызлар.

Борнашевлар гаиләсендә җиде бала тәрбияләнә. Икесе Казанда белем ала. Кечкенәләре мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөри. Гүзәл ханым элек сатучы булып эшләгән, хәзер исә тормыш иптәше һәм балалары белән шәхси ярдәмче хуҗалыкларында шөгыльләнә. Гаилә мал-туар һәм кош-корт үрчетә. Әлеге зур һәм тату гаиләдә балалар кечкенәдән үк хезмәткә өйрәнә, уртак эшкә тартыла.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләренең хатын-кызлар өчен әзерләгән концерты чараны дәвам итте. Юлия Овезмамедова һәм Рафаэль Гыйлванов коллективлары яңа бию композицияләре тәкъдим итте. Тамашачылар Уитни Хьюстон хитын инглиз телендә башкарган Кама Тамагы балалар музыка мәктәбе филиалы укытучысы Светлана Булатованы көчле алкышларга күмде.

Балалар әниләрен дә, тамашачыларны да сөендерде. Апполинария Лазарева һәм «Салават күпере» балалар бакчасының балалар вокаль ансамбле сәхнәгә беренче тапкыр чыкты һәм уңышка иреште. Кама Тамагы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары «Ярминкә» номерын халык традицияләрендә әзерләгән. Балалар музыка мәктәбенә йөрүчеләр һәрвакыттагыча кызыклы, төптән уйлап әзерләнгән номерлар тәкъдим итте. Җырчылар һәм ансамбльләр яңа сәхнә костюмнары белән концертка ямь өстәде. Сәхнә бизәлеше, шат елмаюлар һәм бәйрәм кәефе әлеге язгы бәйрәм көнен онытылмаслык итте.

Рәсемдә: Гүзәл Борнашева РДК сәхнәсендә бүләген алганнан соң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев