Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Башка кабатланмасын иде

Идел елгасында коточкыч фаҗигадан соң нәкъ бер ел вакыт узды. 2011 елның 10 июлендә Болгар шәһәреннән кайтып килүче "Булгария" теплоходы 122 кешенең гомерен (шуларның 28е - балалар) су астына алып китте.

Ачы хәсрәт күңелләрдән озак китмәс әле. Кичә Сөйки кичүе янында яр буенда теплоходта һәлак булучылар истәлегенә мемориал комплекс ачылды.
28 баланың якыннары әлеге территориягә алар истәлегенә алмагачлар утыртты. Алар сабыйларның дәвамы булып, җимеш бирер.
Рәсми ачылышка кадәр Роман Лизалин җитәкчелегендәге «Арабелла» теплоходы экипажы беренчеләрдән булып мемориаль тактага тезләнеп чәчәкләр салды.
Чараны ачып, Рф Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич болай диде: «Һәлакәтнең авырлыгын сүзләр белән генә аңлату мөмкин түгел. Һәлак булучыларның якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Әлеге мемориаль сезнең өчен генә түгел, барыбызга да искә алу урыны. Тагын бер кат сезнең алдыгызда гафу үтенәбез».
Аннан соң һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык игълан итте. Бу вакытта теплоход күңел кылларын тибрәтеп озын гудок бирде. Һәр узган теплоход бу урыннан сигнал биреп уза. Һәлак булганнарны искә алу өчен «Булгария» теплоходы фаҗигагә тарыган урын Иделдә йөрүче барлык судноларның лоциясенә кертелде.
Аннан соң ТР президенты Рөстәм Миңнеханов бер ел вакыт үтеп китсә дә, әлеге фаҗиганең күңелләрдә ничек бар, шулай саклануын, Россия хөкүмәте тарафыннан зур ярдәм булуын, әмма бу аклану сүзләре түгеллеген искәртте.
Шуннан соң ТР мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз һәм православие чиркәве вәкиле иерей Игорь кайгы уртаклашты.
Рәсми затлар мәчет һәм чиркәүдә булды, яр буена барып теплоход баткан урынны күзәтте (астагы рәсемдә), ә халык таралырга ашыкмады...
Чара дәвамында Георгий свиридов реквиемы һәм Рөстәм Яхинның "Китмә, сандугач" көе яңгырады.
Батып үлүчеләрнең исемнәре язылган мемориаль такта алдына куелган бик күп чәчәкләр, балалар уенчыклары, фотосурәтләр моңсулангандай озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев