Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авылда яши

Агросәнәгать тармагындагы авыл хуҗалыгы берләшмәләренең барлык төрләре үсә: җәмәгать, күмәк, урта һәм кече бизнес. Рамил Гатауллин кече бизнес вәкилләренең берсе. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан аның белән очрашып эше турында сөйләштек. Яңа тармакны үстерә башлаган вакытта аның хуҗалыгында берничә ел элек булган идек инде. Ул вакытта ата-аналар белән бергә яшәп,...

Агросәнәгать тармагындагы авыл хуҗалыгы берләшмәләренең барлык төрләре үсә: җәмәгать, күмәк, урта һәм кече бизнес.
Рамил Гатауллин кече бизнес вәкилләренең берсе. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан аның белән очрашып эше турында сөйләштек. Яңа тармакны үстерә башлаган вакытта аның хуҗалыгында берничә ел элек булган идек инде. Ул вакытта ата-аналар белән бергә яшәп, хуҗалыгында күп санда тавыклар, казлар, күркә, бозаулар һәм үгезләр бар иде. Ә хәзер ул кызыл кирпечтән яңа йорт җиткезгән, көр үгезләр «хуҗа итеп тойган» сыер абзары төзегән. Химиянең мактаулы докторы XIX гасырда крестьян тормышын өйрәнгән А.Н.Энгельгарт болай дип язып калдырган: «Яхшы эшләр өчен, һәркем үзенә эшләргә тиеш...»
-Рамил,сез Торна авылына ничек килеп эләктегез?
-Үзбәкстаннан күченеп кайттык, йорт сатып алырлык урын эзләдек.
-Фермер булганчы нәрсә белән шөгыльләндегез, эшне нәрсәдән башладыгыз?
-1994 елда 10 мең төп кәбестә утырткан идек. Авыр булды, күбесе юкка чыкты, аннан соң кәбестәдән баш тарттык, берүк вакытта терлекләр дә асрый идек. Алты ел элек барысын да сатып Казанга күченергә уйлаган идем... Әмма эшмәкәрлеккә кереп киттем, ит сата башладым. Гаилә фермасын ачырга теләдек, юридик яктан килеп чыкмады. Хәзер крестьян хуҗалыгы булдырдык.
-Яшь терлекләрне кайдан сатып алдыгыз?
-Төрле җирдән. Агрофирмадан да, халыктан да сатып алдык, аны симертеп саттык.
-Нинди программаларда катнаштың, дәүләттән нинди ярдәм алдың?
-ШЯХ буенча гына кредитлар алдык, ярты ел гына түлисе калды. Әлеге субсидиягә 130 кв.метрлы сыер абзары төзедек.
-Күпме терлегегез бар?
-38 баш мөгезле эре терлек, өч дистә сарык, 70 баш кош-корт.
-Ә терлек азыгы белән ничек?
-Өч гектар кукуруз чәчтек, калганын сатып алабыз.
-Итне кайда сатасыз?
-Бары тик Кама Тамагы районында гына.
-Киләчәккә планнарыгыз нинди?
-Эшләргә, эшләргә.
-Афәрин, уңышлар сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев