Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Арзанлы азыкларда

Җитәрлек күләмдә дымы булган җылы язгы һава торышы табигый һәм чәчелгән үләннәрнең гөрләп үсеп китүенә ярдәм итте һәм район авыл хуҗалыгы берләшмәләре мөгезле эре терлекне җәйләүгә чыгарды, шул исәптән, савым көтүен дә, Анда ашатуга чыгымны киметеп, арзанлы азыкта максималь күләмдә продукция алырга мөмкин.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге консультанты - район терлекчелек тармагының төп технологы Госман камалиев белән терлекләрне ашату һәм асрау шартлары, җәйләүләрдә терлекләр өчен корылмалар торышын карау максатында кайбер җәйге лагерьларны карадык.
Келәнче, Варварино, Кече Салтык һәм башка кайбер бүлекчәләрдә терлекләрне җәйләүләрдә асрауга яхшы әзерләнгәннәр. Мәсәлән, Кирельскида биредә кардалары белән булган җәйге лагерьны капиталь ремонтлап, аны савым көтүе өчен җайлаштырганнар.
Кайбер хуҗалыкларда эшләп җиткермәүләр бар әлегә.
Кече Салтыктагы җәйге лагерьга килгәндә күзгә шундый күренеш бәрелә: уҗым өстендә сыер көтүе утлап йөри иде, ул бирегә «яшел конвейер» өчен чәчелгән. Әгәр сыер ята икән, димәк, ул тук. Көтүчеләр белән дә сөйләштек.
- Эшегез ничек оештырылган? - дип сорадык алардан.
-Тәүлек әйләнәсе көтәбез, кардага сыерларны савар өчен генә кертәбез, - диделәр.
-Күптән эшлисезме?
-Бишенче числодан бирле.
Саву боксларында чиста, барысы да ремонтланган, акланган һәм буялган. Концентратлар өчен бункер тулган. Ферма мөдире Вахит Мәннаповтан рацион турында кызыксындык.
- Сенаж бирмибез инде, сыерлар аны ашамый, чөнки яшел азык җитәрлек, - ди белгеч, - фуражны бер сыерга 3 килограмм исәбеннән бирәбез, плюс - савылган һәр литр сөткә өч грамм.
44 сыерга хезмәт күрсәтүче айсылу Хуҗина биредә сөт савып алуда алда бара. Ел башыннан бер сыердан ул 2 мең килограммга якын сөт савып алган, ул районның иң яхшы дистәсенә керә.
Көтү сезоны башланды. Хуҗалык кассасына көндәлек акча кертүче әлеге чорны продукция алу өчен максималь файдаланырга кирәк.
Рәсемдә: Госман Камалиев сыер савучы айсылу Хуҗинадан Кече Салтыкта терлекчеләр эш шарты турында кызыксына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев