Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Арзан азыкларда

Терлекләрне кышлату тәмамланды һәм малларны продуктлылыкны арттыру өчен яшел азыкта барлык мөмкинлекләр дә булган җәйләүләргә чыгардылар. Гадәттә нәкъ менә көтү чоры сөт терлекчелегендә иң продуктив һәм икътисадый караштан иң уңайлы вакыт булып тора, чөнки терлек азыгына чыгым бу чорда минималь. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча җитештерү-маркетинг бүлеге...

Терлекләрне кышлату тәмамланды һәм малларны продуктлылыкны арттыру өчен яшел азыкта барлык мөмкинлекләр дә булган җәйләүләргә чыгардылар. Гадәттә нәкъ менә көтү чоры сөт терлекчелегендә иң продуктив һәм икътисадый караштан иң уңайлы вакыт булып тора, чөнки терлек азыгына чыгым бу чорда минималь.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Госман Камалиев болай ди: «Быел 40 көтү оештыру күздә тотыла, шуларның 17се савым, 23е яшь терлекләр көтүе. Бүген 14 савым һәм 18 симертүдәге терлекләр көтүе җәйләүдә. Атабай, Олы Кариле һәм Сөйкидә сыерлар көтүгә чыгарылмый. Олы Бортас, Шәпкә, Кирельск, Иске Барыш, Кыртапа, Варварино һәм Кече Салтыкта терлекләр тулысынча җәйләүгә күчерелде».
Җәйге лагерьлар торышына килсәк, шуны әйтергә мөмкин, Келәнче, Тәмте, Олы Салтык, Көрәле һәм Олы Кариледә аларны ремонтлау тәмамланмаган.
Белгечләрдән сыерларны җәйләүдә беренче көн тоту нәтиҗәләре белән дә кызыксындым.
-Соңгы дүрт көндә барлык авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә тулай сөт савып алу берникадәр артты. Мәсәлән, «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесендә үсеш 350 килограмм булды, Ленин исемендәге хуҗалыкта да сөт савып алуның артуы күзәтелә.
«Яшел конвейер»га килгәндә, «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесендә беренче этапта 700 гектарга якын, Ленин исемендәге хуҗалыкта 80 гектар уҗым терлекләргә ашатырга бүленгән, аннары башка культуралар чираты җитә.
Көтү чоры башланды һәм аның уңышлы булуына өмет бар. Терлекләрне ашату һәм асрау технологиясен төгәл үтәүгә күп нәрсә бәйле булачак. Биредө барлык элементлар да мөһим. Кайдадыр башка төбәкләрдән килгән эшчеләрне яллыйлар, кайдадыр үзләренеке эшли. Олы Салтыкта сыерларны Илфар Сөләйманов һәм Җәүдәт Рәхмәтуллин (рәсемдә) көтә. Алар ундүртенче сезон бергә эшли, ә Җәүдәт исә балачактан көтүче булып эшләгән. Уңышлар ничек дигән соравыма, сөт савып алу арта, диделәр. көн тәртибен үтиләр. Табигый үләнлекләрдә көтү урыны уңайлы сайланган, янәшәдә генә су эчертү урыны бар, инеш суы агып тора. Биредә уңышлы эшләү өчен барлык шартлар тудырылган. Иң мөһиме - сезон уңышлы булсын, чөнки кышын терлек азыгы җитәрлек булганда да, савым көтүенең продуктлыгы кимүгә юл куелган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X