Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Аңлаешлы булсын

Идарә компаниясе һәм ТМШ эшчәнлегенең ачыклыгын хәл итү өчен РФ хөкүмәте 2010 елның сентябрь аенда "Күпфатирлы торак йортлар белән идарә өлкәсендә эш алып баручы оешмаларның мәгълүматларны ачуда стандартларны раслау турында"гы карар чыгарды. Бу документ белән идарә торак базарына халыкка идарәләр турында гомуми мәгълүматларга керүнең ачыклыгын, күпфатирлы торак йортларда гомуми милекне...

Республикада күп кенә предприятиеләр мәгълүматларны ачарга ашыкмый. Безнең районда бу эш ничек алып барыла, торак милекчеләренең акчалары нинди ихтыяҗларга тотыла? "Наш дом" идарә компаниясе җитәкчесе Рамил Галимовтан шул хакта кызыксындык.
-Безнең компания эшчәнлегенең "ачыклыгы" узган елдан ук алып барыла. Район үзәгендә яшәүче һәр торак хуҗасы tattis.ru сайтына кереп, "Товар мәгълүмат бергәлеге" бүлегенә тукталып, "Статистика мәгълүматлары"на күчә һәм "ТРда ТКХ идарә өлкәсендә килешүләр каталогы"на керә һәм безнең районны җыя. Башкарылган операциядән соң һәр йорт буенча финанслар хәрәкәтен күрергә була. Моннан тыш, торак хуҗасы һәр ел саен халыкның ТКХ өчен арта баручы агымдагы бурычлары белән кызыксына ала. Агымдагы елның 1 гыйнварына бурыч суммасы 406 мең сум тәшкил итә. Бу сумма ике күпфатирлы йортның подъездын, суүткәргеч һәм канализацияне ремонтлау мөмкинлеге бирә. Шулай ук өч йортта подъездларга пластик тәрәзәләр куярга һәм кайбер күпфатирлы йортларның фасадын яңартырга мөмкинлек бирәчәк. Агымдагы елда Комаров урамындагы 19 нчы йортта капиталь ремонтны төгәлләргә планлаштырабыз.
Биредә салкын су торбалары алыштырылачак, җылытылып фасадка ремонт ясалачак, тәрәзәләр алыштырылачак, ә торак милекчеләре түләүләре хисабына подъездларда косметик ремонт ясалачак һәм ишекләр алыштырылачак. 2007 елның 21 июлендәге 185 нче федераль закон нигезендә, ТКХны реформалауга ярдәм итү фондында күпфатирлы йортта йорт финанславы йортны капиталь ремонтлауның гомуми бәясеннән якынча 5% тәшкил итә.
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча безнең идарә компаниясенә яки контакт-үзәкнең бердәм түләүсез номерына: 8-8001-000-033 шалтырата ала. Биредә сезне тыңлаячаклар, заявка алып, аны үтәү өчен билгеле бер хезмәтләргә тапшырачаклар. 2012 ел башыннан безгә унга якын заказ-наряд керде һәм барысы да канәгатьләндерелде. Безнең өчен дә, халык өчен дә бу система бик уңайлы, чөнки бер заявка да игътибардан читтә калмаячак.
Рәсемдә: бригадир Марат Ганибаев һәм Илсур Хафизов суүткәргеч торбасы
алыштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев