Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Аңа югары бәяне укучылары куя

Җиһанда сары яфраклы октябрь ае. Димәк, балаларга белем бирүче укытучылар бәйрәме.

Ул 10 башка төр һөнәр иясенә хас булган сыйфатларга ия булырга тиеш. Белемле, көчле, тыйнак, рухи байлык һ.б. Әйе, бүген безнең мондый укытучыларыбыз күп. Узган елгы БДИ һәм ДЙИ нәтиҗәләренә, ә алар ел саен күбрәк белем таләп итә, күз салсак, ИМЦ МУ җитәкчесе Нурзия Җиһаншина сүзләренә караганда, 11 классны тәмамлаган 120 укучының берсенә аттестат бирелмәгән. Шуларның 85е ВУЗларда белем ала. 119 укучы математика, рус теленнән мәҗбүри имтихан тапшырды. Рус теле имтиханы нәтиҗәләре республика күрсәткечләре арасында район буенча бездә югары. 17 бала 80нән югары балл җыйган, шулардан 11е Мәйсәрә Гомәрова (Кама Тамагы) укучылары. 27 ел педагогик тәҗрибәсе булган, үз һөнәрен яратучы укытучы өчен гаҗәп түгел, әлбәттә. Бу бик югары, тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Балаларны яратып, бар көчен белем бирүгә багышлаган мөгаллим генә мондый нәтиҗәгә ирешә ала.
Мәктәпкә килгәндә 10А сыйныф егетләре аның янында иде. Саша Левагин белән сөйләшәбез: "Дәрес материалын яхшы һәм кызыклы итеп бирә, узган ел ДЙИ нәтиҗәләрен "2"леләрсез тапшырдык".
"Мәктәп бөтенләй икенче дөнья, - дип сөйләп китте Мәйсәрә Айсовна,-балаларның белемгә омтылуын, ягымлы күз карашларын күрү бөтен мәшәкатьне оныттыра, сөенеп эшлисең". Аның әнисе укытучы булырга хыялланган, әмма авыр торгынлык елларында мөмкинлек булмагандыр инде, Мәйсәрә ханым әнисе хыялын тормышка ашырган. "Әни үзе ашарга пешерә, безне янына бастырып китап укыта, аннан шуны сөйләтә иде", дип искә ала ул балачагын, әнисен.
«Мәктәптә укыткан укытучыларым Фаил Салькаев миңа һәръяктан эталон булды. КГПИда Хәмирә Вафина белән бергә укыдык. Хезмәт юлымны Олы Салтык мәктәбендә башладым. Илдан Шәйморзин, Илшат Яруллин, Дамир Хәмидуллин минем укучыларым", ди горурланып. Мәктәп директоры ишеген какмыйча китә алмадым, вакыты бик тыгыз булуына карамастан, укытучысы, коллегасы хакында иң җылы хисләрен белдерде һәм барлык укытучыларны бәйрәм белән котлады Илдан Шәйморзин.
Намуслы хезмәтегез җимешләре Сезгә бәхет бүләк итсен, иң мөһиме- сәламәтлек ташламасын. Бәйрәм белән хөрмәтле укытучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев