Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алдынгы сыйныф җитәкчесе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тәрбия бирүдә аеруча кискен торган проблемаларга җәмәгатьчелек һәм һөнәри педагогик берләшмәләрне тартуда мәгариф учреждениеләрендә алдынгылыкны торгызуга сәләтле тәрбияви идеяләр һәм практиканы ачыклау һәм популярлаштыру максатларында республика районнары мәгариф учреждениеләрендә "Ел сыйныф җитәкчесе" республика конкурсы оештырды. 14 февральдә Кама Тамагы татар мәктәбендә конкурс туры үткәрелде. Аннан...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тәрбия бирүдә аеруча кискен торган проблемаларга җәмәгатьчелек һәм һөнәри педагогик берләшмәләрне тартуда мәгариф учреждениеләрендә алдынгылыкны торгызуга сәләтле тәрбияви идеяләр һәм практиканы ачыклау һәм популярлаштыру максатларында республика районнары мәгариф учреждениеләрендә "Ел сыйныф җитәкчесе" республика конкурсы оештырды.

14 февральдә Кама Тамагы татар мәктәбендә конкурс туры үткәрелде. Аннан алда читтән торып тур үткәрелгән иде. Анда районның 8 мәктәбеннән сыйныф җитәкчеләре катнашты. Алар эш тәҗрибәсе язылган сыйныф җитәкчесе портфолиосын, аеруча әһәмиятле авторлык проектларын, программаларын, аналитик материаллар, сыйныф җитәкчеләренең тәрбия эшчәнлегенә презентация тәкъдим итте. Барысы 5 сыйныф җитәкчесе сайлап алынды. Менә ул иң-иңнәр: Гөлүсә Хәсәнова (Рудник), Ирина Антонова (Кама Тамагы), Алексей Зиновьев (Сөйки), Ирина Коржова (Тәмте), Мәйсәрә Гомәрова (Олы Салтык). Җирәбәдән соң конкурста катнашучылар патриотик темага класстан тыш чара үткәрде. Анда Сочидагы Олимпия уеннары, сәламәт яшәү рәвеше культурасы, Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча укучыларның проект эшчәнлеге, укучыларның һөнәр сайлавы чагылыш тапты. Биредә жюри педагогия таләпләрен искә алды (укучыларның яше туры килүе, балалар белән хезмәттәшлек итү дәрәҗәсе, сыйныф җитәкчеләренең шәхси сыйфатлары - сөйләм культурасы, педагогик "кураж"). Аннан соң үзпрезентация: тәҗрибә уртаклашуда алдынгы идеяләр, аның педагогик әһәмияте, оригиналь идеяләр һәм уйлап табулар, педагогның һөнәри эшчәнлеген анализлау осталыгы билгеләнде. Тур нәтиҗәләре буенча I урынны Гөлүсә Хәсәнова яулады, II урында - Ирина Антонова, III урында - Алексей Зиновьев. РОО җитәкчесе урынбасары Ирина Кузиева аларга диплом һәм грамоталар, бүләкләр тапшырды. "Сез иң-иңнәр,- диде ул. - 148 сыйныф җитәкчесе арасында нәкъ менә сез сайландыгыз. Уңышлар Сезгә һәм укучылар мәхәббәте". Алда - республика конкурсының зона этабы. Җиңүчеләребез анда да сынатмас. Рәсемдә: Гөлүсә Хәсәнова укучылар белән.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X