Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алдан язылсаң – оттырмассың

2014 елның икенче ярты елына вакытлы басмаларга язылу традицион 1 апрельдә башлана. Россия Федерациясе хөкүмәте "Россия почтасын" вакытлы басмаларны таратуга субсидияләр бирүне туктата. Газета һәм журналларга язылу бәясе әбүнәчеләр өчен якынча бер ярымга арта. Кама Тамагы почтамты җитәкчесе Айдар Айтуганов хәлгә ачыклык кертеп, яңа шартларда газета-журналларга язылу кампаниясен үткәрүгә аңлатма...

2014 елның икенче ярты елына вакытлы басмаларга язылу традицион 1 апрельдә башлана. Россия Федерациясе хөкүмәте "Россия почтасын" вакытлы басмаларны таратуга субсидияләр бирүне туктата. Газета һәм журналларга язылу бәясе әбүнәчеләр өчен якынча бер ярымга арта.

Кама Тамагы почтамты җитәкчесе Айдар Айтуганов хәлгә ачыклык кертеп, яңа шартларда газета-журналларга язылу кампаниясен үткәрүгә аңлатма бирде.

-Айдар Әнвәрович, агымдагы елның 1 июленнән газета-журналлар тарату белән бәйле зыянны каплауга "Россия почтасы"на дәүләт субсидиясе бирелү туктатыла. Димәк, почта операторы вакытлы басмаларны таратуда үз хезмәтен зыянсыз итү өчен тарату тарифларын арттырырга мәҗбүр булачак. Подписканы саклап калу өчен нәрсә дә булса эшләнәме?

-"Россия почтасы" яңа шартларда подписка кампаниясен өзмәс өчен мөмкин булганның барысын да эшләде.

Подписка тарифлары 2008 елның икенче яртысыннан башлап шул килеш кала. Вакытлы басмаларны таратуга бюджет субсидиясе бетерелү сәбәпле, без тарифларны яңадан карарга мәҗбүр булдык. Шунысын ассызыкларга кирәк, базар шартларына карамастан, предприятие ахыргы бәянең күптапкырлар артуын булдырмый калды. Подписканы саклап калу өчен "Россия почтасы" әбүнәчеләр, подписка кабул итүче үзебезнең хезмәткәрләр, нәшриятларны стимуллауга юнәлдерелгән чаралар комплексы әзерләде. -

Алар нинди чаралар һәм яңа шартларда ташламалар сакланачакмы?

-Газета-журналларны почта бүлекләренең абонент ящикларыннан алучы әбүнәчеләр өчен ташламалар күләме уртача 43 процентка җиткерелде. Әбүнәчеләрне актив тарткан өчен үзебезнең хезмәткәрләргә дә түләү схемасы үзгәртелде. Билгеле бер тиражга нәшриятлар өчен дә ташламалар системасы саклана.

"Идел таңнары" ("Волжские зори") район газетасы әбүнәчеләре өчен 2014 елның икенче яртысына якынча бәяләр физик затлар өчен -444 сум, оешмалар өчен -462 сум. Шул ук вакытта редакция бәясе 165 сум 54 тиен һәм 183 сум 54 тиен. Ә элемтә хезмәтләре өчен әбүнәчеләр 278 сум 46 тиен түли. Хөрмәтле әбүнәчеләр, вакытыннан алда язылу 1 апрельгә кадәр дәвам итә. Шуңа күрә, әлегә беренче ярты еллык бәясеннән икенче ярты еллыкка газетага язылып калырга мөмкин. Бу исә шактый экономия ясарга һәм мәгълүмат ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев