Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алар моңа лаек

Дәүләтебез өлкәннәрне игътибарсыз калдырмый, төрле яктан төрлечә кайгырта. Мисал өчен, РФ Президенты тарафыннан аларга хөрмәт күрсәтеп 90, 95, 100 яшь тулган көннәренә җылы теләкләр юллаган махсус тәбрикләү телеграммасын алу өлкәннәргә олы бер куаныч өсти, бу мизгелдә аларның күңелләре нечкәреп, дулкынлану хисләре йөзләрендә балкый. 15 декабрьдә шундый телеграмманы гомере буе урман...

Дәүләтебез өлкәннәрне игътибарсыз калдырмый, төрле яктан төрлечә кайгырта. Мисал өчен, РФ Президенты тарафыннан аларга хөрмәт күрсәтеп 90, 95, 100 яшь тулган көннәренә җылы теләкләр юллаган махсус тәбрикләү телеграммасын алу өлкәннәргә олы бер куаныч өсти, бу мизгелдә аларның күңелләре нечкәреп, дулкынлану хисләре йөзләрендә балкый.

15 декабрьдә шундый телеграмманы гомере буе урман хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыккан Исмәгыйль Саттаровка район башлыгы Зөфәр Гарәфиев (рәсемдә) тапшырды. Исмәгыйль абыйга бу көнне 95 яшь тулды. Олы Мәрәтхуҗа авылында гомер иткән, хәләл җефете Миңлекамал белән баһадирдай өч ул үстергәннәр. Сугыш ветераны буларак, федераль программа буенча аңа район үзәгендә яңа йорттан бирелгән яңа фатирга күчкән. Җылы, якты матур фатирда әле бер улы, әле икенчесе кайтып яшиләр. Исмәгыйль абый өч сугышта катнашкан: басмачлар, финнар һәм Бөек Ватан сугышында илебезне фашистлардан азат итеп Берлинга барып җиткән. Гвардия старшина булган. "Без 33 солдатны ветеринария табибына укырга җибәрделәр, 2 ел белем алдык, өчебезгә генә табиб булу насыйп булган». Ә тормышта табиблык һөнәре ярдәмендә күпләрне аякка бастыра. "2002 елдан бирле 1000нән артык кеше килде, ул ярдәмен кызганмый", - ди килене Халисә ханым . Зөфәр Галимулла улы Исмәгыйль абыйның яшәү шартлары, саулыгы белән кызыксынды, үткәннәрне искә алдылар.

Бу көнне тыл хезмәтчәне, гомер буе укытучы булып эшләгән Анна Федосеевага да 90 яшь тулды. РФ Президенты Владимир Путин телеграммасын аңа МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов тапшырды, Кама Тамагы штп МБ башлыгы урынбасары Нияз Камалиев бүләк бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев