Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алар хезмәте һәркемгә кирәк

Ел саен 22 декабрьдә, элек СССРда, аннан соң Россиядә безне- яктылык, җылылык һәм уңайлыклар белән, ә җитештерү куәтләрен- кирәкле энергия белән тәэмин итүче миллионлаган белгечләр бәйрәме - Энергетиклар көне билгеләп үтелә. - Баш энергетик Альберт Исфат улының бездә кайчаннан эшләвен хәтерләмим дә инде,-дип сүзен башлады "Кама Тамагы гипс руднигы" акционерлар...

Ел саен 22 декабрьдә, элек СССРда, аннан соң Россиядә безне- яктылык, җылылык һәм уңайлыклар белән, ә җитештерү куәтләрен- кирәкле энергия белән тәэмин итүче миллионлаган белгечләр бәйрәме - Энергетиклар көне билгеләп үтелә.

- Баш энергетик Альберт Исфат улының бездә кайчаннан эшләвен хәтерләмим дә инде,-дип сүзен башлады "Кама Тамагы гипс руднигы" акционерлар җәмгыяте генераль директоры Сергей Алешин,- шунысы истә калган ул бу вазыйфаны урта мәктәпне файдалануга тапшырган елдан башкара. Күптән инде.

- Ә монда нинди бәйлелек?

- Ул елны октябрь аенда без мәктәп ачарга тиеш идек. Барыбыз бергә "Казаньхимстрой" подрядчы оешмасына ярдәм итәбез, чөнки мәктәп безнең балалар өчен төзелә. Эшкә һава шартлары комачаулады. Температура кинәт үзгәргәнлектән штукатурланган һәм буялган стеналар "агып төште". Ул чорда эшләгән баш энергетик кабельне объектның электр җиһазлары челтәренә тоташтыра алмады, бу эшне тау цехында электромеханик булып эшләгән Альберт Галиев җитәкчелегендәге бригадага тапшырдык. Эшне шул ук көнне башкарып чыктылар, мәктәп "коткарып калынды". Шуннан Альберт Галиев баш энергетик булды. Моның кайсы ел икәнен әңгәмәбез герое үзе әйтте- 1992 ел. Аннан соң үзе җитәкләгән электр хуҗалыгын күрсәтте. Бу вакытта без аның белән әңгәмә кордык. Мәктәптән соң шахтада электромонтер булып эшләгән, аннан соң К-512Б атом су асты көймәсендә хезмәт иткән, анда өч ел электр җиһазлары белән шөгыльләнгән. Флотта хезмәт итеп кайткач- кабат гипс руднигы, шахта, аннан соң Свердловск тау металлургия техникумын тәмамлап белгечлек ала. Өйләнә, хатыны Надежда Алексеевна район финанс-икътисад палатасында эшли. Уллары Сергей тау академиясен тәмамлап шул ук предприятиедә маркшейдер вазыйфасын башкара, кызлары Вероника- Мәскәүдә. Экскурсия вакытында аңардан нәрсәнең кайда урнашканлыгын сорыйм. Ул төп энергия системасы узелларын күрсәтте. - Болар 9 ячейка- берсе керүче, 10- үз ихтыяҗларыбыз өчен ячейка (контора, мастерской һ.б), 11- сәнәгать мәйданчыгы, ваклау-сортларга аеру участогы.

- Сезнең карамакта ничә кеше эшли?

- Биш таучы, өч ваклаучы, һәм икесе әзерлек челтәре цехында һәм 5 диспетчер. Зур предприятиенең шушы кечкенә генә коллективы эшенә бик күп нәрсә бәйле. Бәйрәм алдыннан барлык энергетикларга да уңышлар, иминлек телибез.

Рәсемдә: «Кама Тамагы гипс руднигы» акционерлар җәмгыятенең баш энергетигы Альберт Галиев (сулда) һәм электрик Альфред Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев