Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әфганстан – безнең йөрәкләрдә

15 февраль - сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Агымдагы елда Әфганстан Республикасыннан чикләнгән Совет гаскәрләре контингенты чыгарылуга 24 ел тула. Ил өчен тыныч вакытта чит җирләрдә сугышта катнашу авыр һәм җитди сынау. Солдат сугышны сайлап алмый һәм аны игълан да итми. Ул хәрби ант һәм хәрби бурыч нигезендә командирлар боерыгын үти....

15 февраль - сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Агымдагы елда Әфганстан Республикасыннан чикләнгән Совет гаскәрләре контингенты чыгарылуга 24 ел тула.
Ил өчен тыныч вакытта чит җирләрдә сугышта катнашу авыр һәм җитди сынау. Солдат сугышны сайлап алмый һәм аны игълан да итми. Ул хәрби ант һәм хәрби бурыч нигезендә командирлар боерыгын үти.
"Солдат шуны истән чыгарма: син Әфганстанда булып беренче чиратта СССРның көньяк чикләрен сакларга ярдәм итәсең. Сезнең хезмәт нәтиҗәсендә безнең ил чикләрендә чит хәрби базалар барлыкка килмәс, Таҗикстан һәм Үзбәкстанга ДРА фетнәчеләр бандалары, корал һәм наркотиклар кәрваннары үтеп кермәс". Әлеге сүзләр сугышчыларга таратылган белешмәлектән. Бүген, шушы авыр вакытларны искә төшереп, без «әфганчы»ларга хәрби батырлыклары, Ватанга намуслы хезмәт итүләре һәм мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.
1984 елның 20 октябрендә Балтач авылының 19 яшьлек егете 65753 пп хәрби часть рядовое, механик-машина йөртүче Марс Нуретдинов склад сакларга постка баса һәм үлем ярасы ала... Ул яхшы укый, дуслары күп була, кайчандыр әтисе хезмәт иткән частькә эләгүе белән горурлана. Һәр ел саен 15 февральдә аның каберенә дуслары, укучылар килә. Ватан солдатына мәңгелек Дан!
Без район сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рамил Кәримов белән очраштык.
Рамил Вәли улы хәрби хезмәткә 1979 елда алына, Самарада хәрби белгечлек ала һәм аларны - 27 солдатны Әфганстанга җибәрәләр, машина йөртүче булып хезмәт итә. Бүгенге көндә ул шәхси эшмәкәр, йөк ташу белән шөгыльләнә.
- Безнең районнан Әфганстандагы сугыш гамәлләрендә 70тән артык солдат катнашты, алар 18 авыл җирлегеннән чакырылган егетләр иде. Бүгенге көндә районда 47 "әфганчы" бар, хәзер 14 "әфганчы" район үзәгендә яши.
Олы Яңасаладан Илсур Хафизов, Кама Тамагыннан Виктор Липатов, Илдар Кәшәфетдинов, Варваринодан Сергей Фитисов безнең арабызда юк инде. Алар бакыйлыкка иртә күчте.
Районның элеккеге хәрби комиссары подполковник Александр Мещанов "За мужество" орденына, Караталдан Рәүф Хәбибуллин, Олы Карамалдан Илфат Вәлиуллин, Балтачтан Данис Вафин, Караталдан Илфат Зиннуров "За отвагу" медаленә, Варваринодан Михаил Оленичев, Көрәледән Рифат Равилов һәм башкалар "За боевые заслуги" медаленә лаек булды. Барлык интернационалист сугышчыларның да "От благодарного афганского народа" истәлек медале бар.
Без бер-беребез белән элемтәдә торырга тырышабыз. Безне ерак Әфган җирендә йөрәкләребезгә үтеп кергән кайгы берләштерә һәм ул вакыт узу белән дә хәтердән чыкмый.
5 февральдә район җитәкчелеге, пенсия фонды, социаль яклау идарәсе вәкилләре белән Кама Тамагы, Сөйки, Куйбышев Затонда безнең очрашулар үтте, башка җирлекләрдә дә үткәрергә планлаштырабыз. Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулуга багышлап, "Идел таңнары" ("Волжские зори") газетасы редакциясе һәм район туган якны өйрәнү музее белән берлектә районнан Әфганстанда хезмәт иткән интернационалист сугышчылар турында альбом чыгарырга планлаштырабыз. Без җирле үзидарәләр, мәктәпләргә һәм мәктәп музейларына мәгълүмат җыюда ярдәм күрсәтүләрен үтенәбез, материаллар, фоторәсемнәрне, «Идел таңнары" ("Волжские зори") газетасына яки туган якны өйрәнү музеена җибәрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев