Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ә безнең очасыбыз килә...

Совет чорында булган күп нәрсәләр кулланышка керә, шуларның берсе техник иҗат түгәрәкләре. Федераль һәм республика дәрәҗәсендәге мәгариф программалары бу процессның төп механизмы булып тора. Безнең районда Затон урта гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган авиамоделизм түгәрәге беренче карлыгач булды. Түгәрәк октябрь башыннан эшли башлады, аңа өстәмә белем бирү педагогы, авиамоделизм спорты...

Совет чорында булган күп нәрсәләр кулланышка керә, шуларның берсе техник иҗат түгәрәкләре. Федераль һәм республика дәрәҗәсендәге мәгариф программалары бу процессның төп механизмы булып тора.
Безнең районда Затон урта гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган авиамоделизм түгәрәге беренче карлыгач булды. Түгәрәк октябрь башыннан эшли башлады, аңа өстәмә белем бирү педагогы, авиамоделизм спорты буенча спорт мастерына кандидат Андрей Серебряков җитәкчелек итә.
Андрей Александрович безнең районга күптән түгел генә кайткан, моңа кадәр Омск шәһәрендә өстәмә белем бирү педагогы булып эшләгән. Омск шәһәрендә аның укучылары региональ дәрәҗәдәге ярышларда призлы урыннар яулаган, моңа педагог архивындагы бүләкләр, грамоталар, фоторәсемнәр мисал булып тора.
2009 елда Андрей Александрович Мәскәү шәһәрендә заманча мәгълүмат технологияләрен файдаланып һөнәри эшчәнлектә профильле курслар узган.
Бүгенге көндә түгәрәктә 15 укучы зур кызыксыну белән авиамоделизм нигезләрен өйрәнә. Күзләре янып торган малайларны киләчәктә һавага күтәрелеп очарга сәләтле чын авиамодельләр көтә. Виртуаль уеннар һәм вакытны файдалы үткәрү өчен бу бик яхшы альтернатива.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев