Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2016 ел өчен декларация кампаниясе башланды

Керемнәр турында декларация бирү формасы, вакыты турында ТРда Россиянең ФНС 19 нчы районара салым инспекциясе баш инспекторы Ирина Вязникова белән сөйләшәбез. - Салым агенты тарафыннан салым тотылмаган физик затларга 2015 елдагы керемнәр турында агымдагы елның 4 маена кадәр хисап тапшырырга кирәк. - Нинди очракларда декларация тапшырырга кирәк? - Керемнәр турындагы...

Керемнәр турында декларация бирү формасы, вакыты турында ТРда Россиянең ФНС 19 нчы районара салым инспекциясе баш инспекторы Ирина Вязникова белән сөйләшәбез.


- Салым агенты тарафыннан салым тотылмаган физик затларга 2015 елдагы керемнәр турында агымдагы елның 4 маена кадәр хисап тапшырырга кирәк.

- Нинди очракларда декларация тапшырырга кирәк?

- Керемнәр турындагы декларацияне әгәр салым түләүче өч елдан кимрәк срокта үз милкендә булган мөлкәтне саткан, фатир, бүлмә һ.б.милекне арендага биреп торудан алган керемнәре булса, кыйммәтле бүләкләр алса, репетиторлык белән шөгыльләнсә, керемнәр турында декларация тапшырырга кирәк.

- Керемнәр турындагы декларацияне нинди формада бирергә була?

- Декларацияне үзең килеп тә, ышанычнамә буенча физик зат вәкиле аша, почта яки "Салым түләүченең шәхси кабинеты" сервисы ярдәмендә электрон формада (квалификацияле электрон имза булганда) бирергә була.

- Электрон формада декларация тапшыру ничек тутырыла?

- 2015 елгы керемнәр буенча салым декларациясен тутыру өчен махсус программа Россия ФНСның махсус сайтында бар. Шулай ук физик затлар өчен "Салым түләүченең шәхси кабинеты" сервисында теркәлгән затлар салым декларациясен Россия ФНС сайтында онлайн НДФЛ буенча тутыра ала.

- Декларацияне үз вакытында тапшырмаган гражданнарга нәрсә яный?

- 2016 елның 4 маена кадәр НДФЛ буенча салым декларациясен тапшырмаган өчен түләнмәгән салым суммасының 5%ы күләмендә, тапшыру өчен билгеләнгән көннән алып, һәр тулы һәм тулы булмаган ай өчен штраф каралган, ләкин ул күрсәтелмәгән сумманың 30%ннан да күбрәк һәм 1000 сумнан да ким булырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев