Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2015 елның көзендә Кама Тамагы Бәрлегуҗа фермасы терлекчеләре яңадан эшкә керештеләр

600 баш мөгезле эре терлеге булган Бәрлегуҗа фермасы 2013 елда ябылган иде. Бары 2015 елның көзендә генә терлекчеләр яңадан эшкә керештеләр. Бүген мөгезле эре терлек симертү фермасы белән Гөлинә Насыйбуллина җитәкчелек итә. - Монда яхшы, нык хуҗалык иде, 4 терлекчелек бинасы, хәзер дә кулланылучы суыту җайланмасы, сөт үткәргеч, терлекчеләр бинасы...

600 баш мөгезле эре терлеге булган Бәрлегуҗа фермасы 2013 елда ябылган иде. Бары 2015 елның көзендә генә терлекчеләр яңадан эшкә керештеләр.

Бүген мөгезле эре терлек симертү фермасы белән Гөлинә Насыйбуллина җитәкчелек итә.
- Монда яхшы, нык хуҗалык иде, 4 терлекчелек бинасы, хәзер дә кулланылучы суыту җайланмасы, сөт үткәргеч, терлекчеләр бинасы бар, - ди Гөлинә. - Яхшы савым көтүе, бозаулату бүлеге, бозау асрау бинасы бар иде. Башта бездән савым көтүен алдылар, ә терлекләрне акрынлап башка бүлекчәләргә күчерделәр. Без эшсез калдык. Үпкәбез дә булды. Көч бар, теләк бар, ә эшләр урын юк. Рамил Каюмов - без эш сорап барган өченче генераль директор. Сентябрьгә хәтле без ирем белән көн саен Иске Барыш фермасына барып эшләп йөрдек. Ә бу бик ерак һәм уңайсыз. Безнең үз хуҗалыгыбыздагы терлекләрне дә карыйсыбыз бар. Эш телевидениегә кадәр барып җитте. Узган елның җәендә республика телеканалы эш таләп иткән терлекчеләр турында репортаж күрсәтте.
Ниһаять, көз көне мәсьәлә уңай хәл ителде, - ди Гөлинә Мансур кызы.
- Безгә яшь тана үстерергә бирделәр. Хәзер 100-200 килограммлы таналарны алып 400 килограммга кадәр җиткерәбез, шул вакыт аларны савым көтүенә күчерергә мөмкин. Фермада 178 баш тана бар, аларны безгә АХПның барлык бүлекчәләреннән кайтарталар. Без кыска вакыт эчендә аларны тиешле таләпләргә туры килерлек итеп үстерергә тырышабыз. Бу эшкә дә без шат.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев