Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2015 елда Кама Тамагында алкоголь продукциясе сату 18,8 мең дал тәшкил иткән

2015 елда Кама Тамагы муниципаль район территориясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органы мәгълүматлары буенча алкоголь продукциясе сату 18,8 мең дал тәшкил иткән яки 2014 ел дәрәҗәсенә карата 94 процент. Шуның 12,1 мең далы Татарстан аракысы яки 99 процент. Читтән кергән аракы 2014 ел белән чагыштырганда сизелерлек кимегән...

2015 елда Кама Тамагы муниципаль район территориясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органы мәгълүматлары буенча алкоголь продукциясе сату 18,8 мең дал тәшкил иткән яки 2014 ел дәрәҗәсенә карата 94 процент.


Шуның 12,1 мең далы Татарстан аракысы яки 99 процент. Читтән кергән аракы 2014 ел белән чагыштырганда сизелерлек кимегән һәм 87 процент тәшкил итә.

Ләкин 2015 елда гомуми сату күләмендә читтән кергән аракы 7 процент тәшкил итә, ә рөхсәт ителү - 5 процент, - диде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органы баш белгеч-эксперты Альбина Хафизова. Узган елның декабрь аенда читтән кертелгән аракыны 5 проценттан артык саткан сәүдә объектлары арткан.

Татпотребсоюз предприятиеләре саткан алкоголь продукциясе узган ел дәрәҗәсенә караганда 80 процентка кимегән, кимү "Татспиртпром" ачык акционерлар җәмгыяте фирма кибетләрендә күзәтелә.

Республика буенча бер кешегә 14,5 литр аракы сатылса, безнең районда 12 литр туры килә, яки 2014 елга карата 100 процент. Шул ук вакытта авыл җирлекләрендә 9,6 мең дал алкоголь продукциясе сатылган, яки узган елның шул чорына карата 98 процент.

- Алкоголь продукциясе сатуда безнең район территориясендә лицензия булу таләбе төгәл үтәләме?

- Ел ахырына район территориясендә 7 лицензияле предприятие 86 сәүдә объектында сәүдә иткән, шул исәптән: 12 сәүдә объекты - "Татспиртпром"ның "Арыш мае" кибетләре, 39 сәүдә объекты - Татпотребсоюз - "Кооператор" ҖЧШ составына кергән объектлар. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда сәүдә объектлары ике берәмлеккә арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев