Прокурор аңлатма бирә
"Прокурор аңлатма бирә" рубрикасы кысаларында без "Әниләр көне" (бала көне) бирү һәм аңа түләү турындагы сорауга район прокуроры җавабын бирәбез. Гамәлдәге Россия Федерациясе хезмәт кодексында "Әниләр көне" дигән төшенчә юк. Шул ук вакытта РФ Хезмәт кодексының 262, 263 маддәләрендә инвалид бала караучыларга, авыл хуҗалыгында эшләүче хатын-кызларга өстәмә ял көннәре, шулай...
"Прокурор аңлатма бирә" рубрикасы кысаларында без "Әниләр көне" (бала көне) бирү һәм аңа түләү турындагы сорауга район прокуроры җавабын бирәбез.
Гамәлдәге Россия Федерациясе хезмәт кодексында "Әниләр көне" дигән төшенчә юк. Шул ук вакытта РФ Хезмәт кодексының 262, 263 маддәләрендә инвалид бала караучыларга, авыл хуҗалыгында эшләүче хатын-кызларга өстәмә ял көннәре, шулай ук бала караучыларга хезмәт хакы сакланмаган өстәмә ял каралган. Эшләүче ата-ананың (опекун, почечитель) берсенә инвалид бала карау өчен өстәмә ял көне бирү һәм түләү тәртибе Россия Хезмәт министрлыгы һәм Россия социаль иминләү фондында аңлатыла. (Россия Хезмәт министрлыгы һәм Россия ФССның 2000 елның 4 апрелендәге 26/34 карары). Шушы аңлатмалар нигезендә инвалид бала карау өчен гариза нигезендә эшләүче ата-аналарның (опекун, попечитель) берсенә календарь айга түләүле 4 өстәмә ял көне бирелә һәм халыкның социаль яклау органнарыннан баланың инвалид булуы турындагы бирелгән баланың тулы дәүләт тәэминатында махсус балалар учреждениесендә тотылмавы күрсәтелгән белешмә нигезендә эш бирүче боерыгы (күрсәтмәсе) рәсмиләштерелә.
Эшләүче ата-аналар һәркайсы эш урыныннан мөрәҗәгать иткән вакытка шул календарь айда икенче якның түләүле өстәмә көн файдаланмавын яки өлешчә файдалануы турында белешмә китерә. Инвалид-баланың ата-аналары арасында аерылышуы документаль расланганда, шулай ук ата-ананың берсе үлгәндә, яки аларның берсен ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәндә, инвалид бала тәрбияләүче эшләүче атага яки анага түләүле өстәмә 4 ял көне, атаның яки ананың эш урыныннан белешмә булмаганда да бирелә. Ялгыз аналарга да түләүле өстәмә 4 ял көне шул тәртиптә бирелә. Инвалид бала карау өчен эшләүче ата-анага (опекунга, попечительгә) һәр өстәмә ял көнен түләү уртача айлык хезмәт хакыннан чыгып, федераль законда билгеләнгән тәртиптә башкарыла.
РФ Хезмәт кодексының 262 маддәсе 2 өлешендә әйтелгәнчә, хезмәт хакын сакламыйча айга бер өстәмә ял көне, балаларга карамастан, язма гариза буенча авыл җирлегендә эшләүче хатын-кызларга бирелә.
Моннан тыш, 1991 елның 14 июнендә ТАССР Министрлар Советы "ТАССРда аналар һәм балаларны социаль яклау буенча өстәмә чаралар турында» 261 нче карары кабул ителде. Бу карарның 5 пунктында 16 яшькә кадәр баласы булган хатын-кызларга предприятие һәм оешма хисабына тулысынча яки өлешчә түләнүче атна саен 2 сәгать яки айга бер көн ял бирелә.
Бу көнне бирү вакытын һәм түләү тәртибен хезмәт коллективы хәл итә. Тулы булмаган эш көне режимында эшләүче, чираттагы ялда булучы һәм 3 яшькә кадәр бала караучы хатын-кызларга, бу ташлама кагылмый. Бу көннәрне җыеп алырга да ярамый. Бу карар гамәлдәге хезмәт законнары таләпләренә туры килми һәм хәзерге вакытта фактта файдаланылмый диярлек.
Бу мәсьәлә оешмада социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләүче хокукый акт-күмәк килешүдә яки РФ хезмәт кодексының 7 бүлек положениеләре нигезендә билгеләнгән вакытка эшче һәм эш бирүче арасында шәхси эшмәкәрдә төзелгән килешүдә билгеләнергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев