Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җинаятьчелек

Кайнар эзләрдән

7 декабрьдә Куйбышев Затоннан чыгу юлында юл кырыенда авыр хәлдәге ир атка юлыгалар. Сырхауханәгә алып барганда аңына килмәч вафат була. Травма бәяләмәсе буенча полиция хезмәткәрләре аны машина бәрдергән дип фаразлый. -Вакыйга урынын караганда бампер калдыгы ачыкланды, - ди ЮХИДИ инспекторы Рәмис Мозаффаров. - Әлеге калдык буенча машина маркасын якынча ачыклый...

7 декабрьдә Куйбышев Затоннан чыгу юлында юл кырыенда авыр хәлдәге ир атка юлыгалар. Сырхауханәгә алып барганда аңына килмәч вафат була. Травма бәяләмәсе буенча полиция хезмәткәрләре аны машина бәрдергән дип фаразлый.

-Вакыйга урынын караганда бампер калдыгы ачыкланды, - ди ЮХИДИ инспекторы Рәмис Мозаффаров. - Әлеге калдык буенча машина маркасын якынча ачыклый алдык. Төнлә бу юлдан нинди машина узганлыгын гына искә төшерәсе калды.

Күзәтүчәнлеге һәм яхшы хәтере инспекторга берничә сәгать эчендә хокук тәртибе бозучыны ачыкларга ярдәм итә. Адресны тикшереп, полиция хезмәткәре хуҗаны да, автмобильне дә өйдә күрми. Әмма хуҗа өйдә булып чыга, тәрәзәдән полиция хезмәткәрләрен күреп, иртәме, соңма җавап тотарга кирәклеген аңлый. Җитмәсә, бәрдерелгән ир-ат автомобильнең алгы тәрәзәсенә шактый гына зыян китерә. Хокук тәртибен бозучы берничә сәгатьтән полициягә үзе килеп, кеше бәрдергәнлеген хәбәр итә. Җинаять урыныннан китеп баруын куркып калуы белән аңлата. Шофер аек булып чыга, ә менә бәрдерелгән ир турында алай дип булмый. Моны экспертиза да, үләренә берничә сәгать алдан аны күргән шаһитлар да раслады. Һичшиксез, кеше бәрдергән гражданинны бу акламый. Әгәр җинаять урыныннан китмичә, кешегә ярдәм иткән булса, бәлки исән дә калган булыр иде.

Әлеге факт буенча тикшерү эше үткәрелә һәм экспертиза билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев