Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җинаятьчелек

Кама Тамагы-Апас юлы участогында юл билгеләре юкка чыккан

Юлчылар гаҗәп күренеш турында хәбәр итте: ноябрь аенда Кама Тамагы- Апас юлы участогында авылларга керү борылышларында урнаштырылган юл билгеләре юкка чыккан. Барысы 12 юл билгесен кисеп алганнар. Юл идарәсе җитәкчесе Рамил Ганьятуллин әйткәнчә, юл хәрәкәте аеруча бу юллардан еш йөрмәүчеләр өчен куркынычсыз түгел. Барысы 70 мең сумга якын материаль зыян...

Юлчылар гаҗәп күренеш турында хәбәр итте: ноябрь аенда Кама Тамагы- Апас юлы участогында авылларга керү борылышларында урнаштырылган юл билгеләре юкка чыккан.

Барысы 12 юл билгесен кисеп алганнар. Юл идарәсе җитәкчесе Рамил Ганьятуллин әйткәнчә, юл хәрәкәте аеруча бу юллардан еш йөрмәүчеләр өчен куркынычсыз түгел. Барысы 70 мең сумга якын материаль зыян килгән. Юл билгеләрен ни өчен кискәннәр соң? Метал калдыклары тапшыру пунктларында алар табылмаган. Бәлки, кешеләр аларны үз участокларын әйләндереп алу өчен файдалангандыр. Әгәр кем дә булса шундый мәгълүматларга ия икән, юл идарәсенә яки полициягә хәбәр итүләрен үтенәләр.
Җинаятьчеләр табылып, тиешле җәзасын тизрәк алсын иде, алар җавапсыз калырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев