Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җинаятьчелек

Иң мөһиме – уяулык

Республикада кайбер районнарда дини биналарга ут төртүгә бәйле булган соңгы вакыйгалар төбәк халкының күпчелеген борчуга салды. РПҮ Татарстан митрополиясе митрополиты Анастасий һәм ТР Диния нәзарәте идарәсе рәисе Камил Сәмигуллин бу уңайдан борчуларын белдерде. Алар уртак гаризага кул куйды. Анда дини объектларга карата вандаллык дингә табынучыларның хисләрен мыскыллау булып тора дип...

Республикада кайбер районнарда дини биналарга ут төртүгә бәйле булган соңгы вакыйгалар төбәк халкының күпчелеген борчуга салды.

РПҮ Татарстан митрополиясе митрополиты Анастасий һәм ТР Диния нәзарәте идарәсе рәисе Камил Сәмигуллин бу уңайдан борчуларын белдерде. Алар уртак гаризага кул куйды. Анда дини объектларга карата вандаллык дингә табынучыларның хисләрен мыскыллау булып тора дип белдерделәр һәм «нинди генә дини һәм милли кием кисәләр дә, бернинди деструктив көчләрнең безнең уртак рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен җимерә алмас, дип ышанып калабыз». Алар дингә ышанучыларны, республика халкын дини радикализм һәм имансызлык күренешләренә каршы көрәштә тагын да бергәләшергә өндәде.

ТР президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнары вәкилләре белән үткәргән киңәшмәдә дә әлеге тема тикшерелде. Республикада террорлык янауның сары дәрәҗәсе игълан ителде.

4 декабрьдә районның террорга каршы комиссиясе утырышы булды. Аңа кешеләр күпләп була торган объект вәкилләре дә чакырылган иде. Төп доклад белән «Кама Тамагы» полиция бүлеге җитәкчесе Эдуард Идиятуллин чыгыш ясады. Полиция бүлегенең шәхси составы көчәйтелгән эш режимына күчерелгән. "Кама Тамагы" полиция бүлеге гражданнарның уяулыгын тикшерү максатында базар һәм ярминкәләрне, шулай ук супермаркетларны тикшерде. Тәмте һәм Куйбышев Затонда әйләндереп алынган булса да, ярминкә территориясендә чыгу-керү режимы юк. Район үзәгендәге базарда да контрольдә тотучы юк. Кама Тамагында «Деликат» ООО ярминкәсенә килүчеләр террорлык актларына аеруча бирелүчән. Биредә коймалар юк, керү-чыгу режимы оештырылмаган, видеокамералар һәм сакта торучылар юк. Моннан тыш, Куйбышев Затондагы "Уют", Кама Тамагында "Пятерочка +" һәм "Магнит" супермаркетлары тикшерелде. Биредә шартлы шартлаткыч җайланмалар салынган сумка муляж калдырылган иде. Магнит сәүдә ноктасында аңа шунда ук игътибар бирсәләр, "Пятерочка +" кибетендә сакчылар була торып та, алар тарафыннан да, персонал һәм сатып алучылар тарафыннан да бернинди реакция булмаган. Куйбышев Затон штпдагы "Уют" кибетендә дә шундый ук хәл күзәтелгән. Супермаркет җитәкчелеге белән кисәтү әңгәмәсе үткәрелгән. Полиция хезмәткәрләре район үзәгендәге автовокзалны да тикшергән, анда да терракт игътибарына реакция булмаган. Якындагы вакытта район мәчетләре һәм чиркәүләрендә дә шундый тикшерүләр үткәреләчәк. Кама Тамагы полиция бүлеге җәмәгать урыннарында калдырылган сумкаларга, шикле кешеләргә карата игътибарлы һәм уяу булу, шулай ук бу хакта полиция бүлегенә хәбәр итәргә кирәклеге турында кисәтә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев