Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җинаятьчелек

Балигъ булмаганнарга җитди игътибар

Сентябрь ахырында район прокуратурасында балигъ булмаганнар арасында һәм аларга карата җинаятьчелеккә каршы көрәш өлкәсендә законны саклау турында районның хокук саклау органнары җитәкчеләре киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәнең рәисе район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров билгеләп үткәнчә, районның хокук саклау һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү органнары бергә бу юнәлештә зур эш үткәргән, нәтиҗәдә...

Сентябрь ахырында район прокуратурасында балигъ булмаганнар арасында һәм аларга карата җинаятьчелеккә каршы көрәш өлкәсендә законны саклау турында районның хокук саклау органнары җитәкчеләре киңәшмәсе үткәрелде.

Киңәшмәнең рәисе район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров билгеләп үткәнчә, районның хокук саклау һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү органнары бергә бу юнәлештә зур эш үткәргән, нәтиҗәдә уңай үзгәрешләргә ирешелгән. Агымдагы елда балигъ булмаганнар арасында кылынган җинаятьләр узган елның шул чоры белән чагыштырганда кимегән, 9дан икегә калган. Соңгы елларда балигъ булмаганнар арасында суицид фактлары юк.

Кама Тамагы полиция бүлекчә җитәкчесе Алексей Васильев әйтеп үткәнчә, узган ел приюттан чыгып киткән балигъ булмаган яшүсмер хәбәрсез югалган санала. Аны эзләп табу өчен тиешле чаралар күрелә. Суд карары буенча Казандагы ТР буенча РФ ЭЭМ балигъ булмаган җинаять кылучыларны вакытлыча тоту үзәгендә рәттән берничә җинаять кылган бер яшүсмер урнаштырылган. 2014 елда ПДНда 13 балигъ булмаган яшүсмер исәптә торган, агымдагы елда - 9. Районда 14 имин булмаган гаилә исәпкә куелган. Сигез айда 61 административ беркетмә төзелгән. Шулар арасында балигъ булмаганнарны спиртлы эчемлекләр эчүгә тарту, комендант сәгатен бозу, ике яшүсмер исерек килеш тотылган. Өйдәш ир-атларның гаилә әгъзаларын, шул исәптән балаларны кыйнау очраклары да бар.

Кисәтү чаралары буларак ата-аналар белән, уку йортларында әңгәмәләр үткәрелгән; мәктәпләрдә 119 укучыны тартып хокук бозуларны кисәтүче 12 отряд төзелгән. Шушы вакыт эчендә балигъ булмаганнар эше буенча 19 утырыш үткәрелгән, анда 68 материал тикшерелгән. Кисәтү исәбенә 15 гаилә куелган, аларда 26 бала тәрбияләнә. Балигъ булмаганнар арасында алкоголь куллану фактларын ачыклау максатыннан мәдәни чараларда, шул исәптән дискотекаларда ата-аналар комитеты әгъзалары белән берлектә кизү булу кирәклеге әйтелде. Прокурор ярдәмчесе Илнар Каюмов укучыларның тыелган интернет сайтларына керүен, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклану, медицина хезмәте күрсәтүне прокуратура хезмәткәрләре тикшерүе турында сөйләде. Фәнис Ринат улы катнашучылар игътибарын ятим балалар хокукын саклау, ана капиталын законсыз файдалану фактларына, дәрес калдыручы һәм мәктәпкә йөрмәүче балалар белән кисәтү эшләренә юнәлтте. Суд приставлары хезмәтенең район бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Шәрәфиева алиментлар түләттерү, башкарма эшләре турында мәгълүмат бирде, шул исәптән опека һәм попечительлек органнары файдасына - алар 11.

Киңәшмәдә шулай ук стационар лагерьларга билгеләнгән таләпләр; халыкның күпләп җыелу урыны буларак мәктәпләрне саклау; мәгариф учреждениеләрендә ремонт һәм төзелеш эшләре башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибар бирелде. Киңәшмә йомгаклары буенча билгеле бер бурычлар һәм аларны үтәү срокларын билгеләп карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X