Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзсалым проблеманы хәл итә

15 июньдә районның барлык җирлекләрендә референдум үткәрелә. Аны үткәрү карарын район авыл һәм шәһәр җирлекләре Советлары «Россия Федерациясе гражданнарының төп сайлау хокуклары гарантиясе һәм референдумда катнашу хокуклары турында» 2002 елынң 12 июньдәге 67нче Федераль законның 15 маддәсе, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәләрне оештыруның төп принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131нче...

15 июньдә районның барлык җирлекләрендә референдум үткәрелә.

Аны үткәрү карарын район авыл һәм шәһәр җирлекләре Советлары «Россия Федерациясе гражданнарының төп сайлау хокуклары гарантиясе һәм референдумда катнашу хокуклары турында» 2002 елынң 12 июньдәге 67нче Федераль законның 15 маддәсе, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәләрне оештыруның төп принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131нче Федераль законның 22, 56 маддәләре, «Татарстан Республикасында референдум турында» 2001 елның 25 октябрендәге 1142нче Татарстан Республикасы законы нигезендә карар чыгарды. Күп кенә җирлекләрдә җирле билгеләнештәге мәсьәләләрне хәл итү өчен иҗтимагый территория үзидарәсе эшли. Референдумга бер мәсьәлә куела: «Үзсалым кертүне сез яклыйсызмы?». Гражданнарның үзсалымы аерым муниципаль берәмлек территориясендә барлыкка килүче җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен муниципаль берәмлектә яшәүчеләр үз акчаларын күчерә дигән сүз. Үзсалым бер тапкыр һәм максатлы характерда түләнә, ул акча җирлек территориясен төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә, урамнарны яктыртуга, җирле зиратны карап торуга, юлларны ремонтлау һәм карап торуга тотыла. Сөйки авыл җирлеге башлыгы Людмила Сахарова бу уңайдан үз фикерен җиткерде: «Акча бер тапкыр җыела һәм ул җирле билгеләнештәге мәсьәләләрне хәл итүгә тотыла. Дәүләт халыктан җыелган акчаны 4 тапкырга арттыра. Бу сизелерлек ярдәм, аның белән булган проблеманы кичектергесез хәл итәргә мөмкин. Халык бу инициативаны хуплар, дип уйлыйм. бездә хәзер эчке авыл юлларын тәртипкә китерергә кирәк». Уразлинодан Надежда Нәбиева болай диде: «Бездә мондый тәҗрибә бар. Авылда суүткәргеч салу өчен акча җыйдык. Халык актив катнашты һәм уртак тырышлык белән үз проблемабызны хәл иттек. Үзсалым кертү еллар буена тупланып килгән проблемаларны кузгатырга ярдәм итәчәк. Халык «Еламаган балага ими каптырмыйлар» дигән мәкальне яхшы аңлый, урыннарда инициатива кирәк». Куйбышев затоннан ИТҮ рәисе Василий Коноплев: «Үзсалым акчасына поселок Советы ярдәмендә торак йортларга килү юлларын ремонтладык, урам утлары куйдык - бу гражданнар файдасына башкарылган эш. Җәен юл кырыйларын үзебез чаптырабыз, кышын кар чистартабыз. Үзсалым халыкның кичектергесез проблемаларын хәл итүдә булыша, дип саныйм».




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев