Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әзерлек тиешенчәме?

27 октябрьгә районда узган елның шул чоры белән чагыштырганда 5 янгын артыграк теркәлгән. -Барлык кисәтүләргә карамастан, янгын чыгуның төп сәбәпләре- электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен бозу, төзек булмаган мичләрдән файдалану һәм ут белән саксыз эш итү,-ди ПЧ-116 җитәкчесе Эдуард Гыйләҗев. -Әгәр янгын сүндерүгә вакытында килеп җитеп булса, аннан килгән зыян да...

27 октябрьгә районда узган елның шул чоры белән чагыштырганда 5 янгын артыграк теркәлгән.

-Барлык кисәтүләргә карамастан, янгын чыгуның төп сәбәпләре- электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен бозу, төзек булмаган мичләрдән файдалану һәм ут белән саксыз эш итү,-ди ПЧ-116 җитәкчесе Эдуард Гыйләҗев. -Әгәр янгын сүндерүгә вакытында килеп җитеп булса, аннан килгән зыян да азрак булачак. Нәкъ менә оперативлык аркасында янгыннар тиз сүндерелә дә. Ике мисал китерәм. 6 октябрьдә Даныш авылында төнге беренче яртыда йорт яна башлый. Якындагы ДПО Олы Салтык, Олы Карамал, Олы Кариле Олы Яңасала авылларында урнашкан. Әмма алардан бер генә машина да янгын сүндерергә килмәде. Сәбәбе- янгын сүндерү машиналарының төзексезлеге. Кайсынадыр яңа аккумулятор кирәк, икенчесенә май салынмаган, өченчесенең цистернасы ага, дүртенчесенең, ничек кенә искергән фикер булмасын - бензины юк. Постлар һәм техника булса да, авыл җирлекләре аларны әзерлек сызыгында тота алмый яки тотарга теләми. Район үзәгеннән машиналар барып җиткәнче ут күрше йортка күчте, нәтиҗәдә ике йорт янды. Соңгы янгын Тәмтедә булды, анда дача йортының янкормасыннан ут чыккан. Урынга беренче булып Тәмте һәм Шеланга янгын сүндерүчеләре килде. Нәкъ менә алар тырышлыгында ут таралмады. Соңрак район үзәгеннән дә машиналар килеп җитте һәм уртак көч белән шулай ук хуҗалар өчен минималь зыян белән янгын сүндерелде. Бирегә дә якындагы ДПОларның барысыннан да машиналар килмәгән. Сигналга Осинникидан да, Красновидоводан да җавап булмаган. Шул уңайдан сорау туа: ни өчен җирлекләрдә биналар сайлап техниканы баланска куйдылар, эш урыннары булдырдылар. Бәлки, ДПО сакчылары төзек булмаган машиналарны саклар өчендер?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев