Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзебез сайлаган язмыш

Танылган драматург, җәмәгать эшлеклесе, якташыбыз Туфан ага Миңнуллинның безнең арабыздан мәңгелеккә киткәненә ике ел узып та киткән. Вакытның үтүе-аккан су кебек. Туфан аганың юклыгы үзен нык сиздерә. Аның үткен каләме, туры сүзе, ялкынлы чыгышлары җитми. Мәктәп дәреслекләрендә, татар мәктәпләре өчен булсынмы ул, рус мәктәпләренең татар төркемнәре өченме, Туфан Миңнуллин иҗатына...

Танылган драматург, җәмәгать эшлеклесе, якташыбыз Туфан ага Миңнуллинның безнең арабыздан мәңгелеккә киткәненә ике ел узып та киткән. Вакытның үтүе-аккан су кебек. Туфан аганың юклыгы үзен нык сиздерә. Аның үткен каләме, туры сүзе, ялкынлы чыгышлары җитми. Мәктәп дәреслекләрендә, татар мәктәпләре өчен булсынмы ул, рус мәктәпләренең татар төркемнәре өченме, Туфан Миңнуллин иҗатына урын бирелгән. Татар мәктәпләренең урта сыйныфлары «Авыл эте Акбай», «Бәхетле кияү», югары сыйныфларда «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесаларын, ә сыйныфтан тыш уку дәресләрендә «Эзләдем бәгърем сине», «Әниләр һәм бәбиләр» әсәрләре өйрәнелә. Рус мәктәпләренең татар төркемнәре башлангыч сыйныфта «Үзем турында үзем», «Гафият турында әкият» дигән әкиятләрен өйрәнсәләр, югары сыйныфларда укучылар язучының укытучылар тормышын, киләчәк, яшәешне яктырткан «Үзебез сайлаган язмыш» әсәрен өйрәнделәр. Йомгаклау дәресе Туфан Миңнуллин музеенда үтте. Кунакка Кама Тамагы урта мәктәбенең 11 енче сыйныф укучылыры (җитәкчеләре Хайруллина Рушания Шәрипҗан кызы)килгән иде. Балалар иң элек музейдагы яңа экспонатлар белән таныштылар. Соңыннан укучылар белән әсәр турында фикер алышу әдәби салонда үтте. Язучының бу әсәре тормышчан конфликтка, көчле кичерешләр бәрелешенә нигезләнгән.. Бу әсәр өчен язучы 1974 елда комсомолның Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев