Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Үзе үстергән "җимешләр"

    Ике оныгын ике кулына җитәкләп, ияртеп барган дәү әниләргә кем генә сокланмый икән!? Үзең үстергән агач җимешләре төсле татлыдыр алар. Бүген язасы героемның игелекле эшләре күпләргә мәгълүм. Хәер, баштан сөйлик. Нюра түтәйдә фатирда яшәгәннәр алар. Алар дигәнем- Чувашиядән райпога эшкә килгән Рафаэль Асейнов гаиләсе белән (хатыны һәм ике баласы) Нюра...

    Ике оныгын ике кулына җитәкләп, ияртеп барган дәү әниләргә кем генә сокланмый икән!? Үзең үстергән агач җимешләре төсле татлыдыр алар.

    Бүген язасы героемның игелекле эшләре күпләргә мәгълүм. Хәер, баштан сөйлик. Нюра түтәйдә фатирда яшәгәннәр алар. Алар дигәнем- Чувашиядән райпога эшкә килгән Рафаэль Асейнов гаиләсе белән (хатыны һәм ике баласы) Нюра түтәйдә фатирда яшәп, үзләре куышларын булдырып чыкканнар. Күпмедер вакыттан соң шул ук фатирда Венера да яши. Кышкы салкын бер көндә аларга сигез яшьлек Ләйсән бала арбасына нәни Ленарны һәм китапларын тотып килеп керә... Күренеп тора - балага ана назы җитми. Нюра түтәй бу хәлләрдә өлкәннәрчә зирәклек күрсәтеп, Венерага күз кысып куя. Балалар бит алар барысын да үзләре хәл итә. Ике ел урын өстендә авырып яткан хатынын бакыйлыкка озаткан Рафаэль, әлбәттә, ризалаша. Әнә шулай башлаган тормыш гел җайлы гына бармагандыр. Балалар үскәндә авырган чаклары да, елаганы-көлгәне дә, үсмер вакытта кичләрен урамга чыгасы килүләр, мең төрле чаралары белән үткән мәктәп еллары - барысы да артта калган. Ике бала да югары белемле, дәүләткә кирәкле кадрлар булган. "Әле генә кебек, алар кечкенә чакта бергәләшеп өчпочмаклар пешергән чаклар... Инде Ләйсән кияүгә чыкканга 10 ел вакыт үткән. Яшәгән төсле дә түгел...",-ди Венера ханым. "Әни! Ул минем өчен барысын да эшләде. 90 нчы еллар. Үзенә кием сатып алмый, безгә ала иде. Ул мине тегәргә өйрәтте. Тәрәзә челтәрләрен үзем тегәм. Барлык һөнәргә дә аңардан өйрәндек. Безнең әни бик тәмле пироглар пешерә. Без кечкенә вакытта пилмән бөгүләр күңелле була иде. Барыбыз да җыелып, бер түгәрәккә борыч, икенчесенә камыр, өченчесенә тәңкә куеп эшли идек. Борычлы пилмән күбрәк миңа эләгә, тәңкә- әнигә яисә әтигә. Атна саен Карамалга җәяү барабыз. Юлда йөргәндә ул миңа сәгатьне белергә өйрәтте: 13, 14 сәгать. Карамалда кич урамга чыгасы килә, ә әби мин кайтканчы көтеп утыра. Әни әбине дә карады. Каникуллар безнең болай үтә: башта Карамалда бәрәңге утыртабыз, аннан Сабага барам, кайткач Балчыклыда яшәүче апага булышып киләм. Ел саен әни безне Казанга паркка алып бара, атынгычларда күңел ачып, тәмле әйберләр белән сыйлый. Миңа үскәндә уенчык түгел, ә китаплар сатып ала иде. Хәзер оныкларын шулай иркәли. Алар белән күл буенда йөрергә ярата.Әни Ленарны аеруча ярата. - Әллә әзрәк көнләшәсеңме? - Юк. Аларның холкы да охшаш. Рәхмәттән башка сүзем юк, безне тормышка бастырды. Әти дә әнидән башка ашарга да утырмый, бөтен нәрсәне аңа дип бүлеп куя. Аның өчен борчылып яши, сиздерми генә, - ди Ләйсән. -Ул минем әни! Безне карады, тәрбияләде. Мәктәпкә барлык җыелышларга йөрде, чараларда катнашты, кирәк булганда хәзер дә катнаша. Улым дип эндәшә. Карамал әби белән бабайда да яшәдек, алар әйбәт кешеләр иде. Саба әбигә дә барабыз, -ди Ленар. Үтә тыйнак Венера ханым белән сөйләшү өчен эш урынына берничә тапкыр бардым, чөнки аның эш сәгатьләре шундый тыгыз темпта бара; бер кулында телефон трубкасы, икенче кул бармаклары компьютер төймәләрендә, ә күзләр экрандагы саннарны тикшерә. Казначылык эше бу. «Сез кайчан чәй эчәсез, шул чакта сөйләшер идем», дим. «Эштә чәй эчми ул, вакыты юк, эшен җиренә җиткерергә ярата, кешелекле, булдыклы",- ди Лена ханым Заһретдинова. Пышылдап кына аралашабыз. Ул арада бүлмәгә кергәннәрнең дә гозерләрен үти. Осинникидан килгән җирлек башлыгы Әхәт Сәгъдиев болай ди: "Белое солнце пустыни" фильмындагы төп герое Абдулланың берничә хатыны башкарган эшне ул бер үзе ерып чыга. Яхшы белгеч, үзен аямыйча хезмәт итә эш сәгате беткәнен дә белми. Хатын-кыз буларак, беркайчан каты дәшкәне юк. Мин аны ике оныгын ике кулына җитәкләп барганын күрдем, димәк, әйбәт дәү әни". Икенче тапкыр махсус шимбә көне бардым. Нәкъ шул ук картина. Тик бу юлы телефон трубкасында кызлары Ләйсән булды. «Юлга, чыктыгыз? Ярар, кызым, мин эштә әле, хәзер, Алла боерса, барысы да булыр". - Гомерләр үтә икән. Олы Карамал мәктәбенә I сыйныфка укырга чакырырга класс җитәкчем Мәрзия апа Гыймадиева килгәне хәзер дә хәтеремдә. Укытучымны яраткангамы икән, тырышып, гел бишлегә укыдым. Үсә төшкәч дүртлеләр ала башладым, ялкауландым, күрәсең. Әти белән әни кияүгә чыгуымны аңлап кабул итте, балаларны тәрбияләргә булыштылар. Рафаэль үзе ул йомшак күңелле. Балалар Аллага шөкер, тәртипле булдылар. Ә оныкларыбыз Солтанга-6, Инсафка 2 яшь- алар безнең куанычлар, тормышыбызның яме!" Кылган игелек җирдә ятмый, ди борынгылар. Тәрбияле бала ул үзеңә кайткан игелек түгелмени?! Үзең үстергән бала-оныкларың икеләтә ләззәттер. Тапкан гына түгел, баккан-ана! Борынгылар шулай әйткән. Бу язмыш бүләге.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: