Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Затон урта мәктәбе Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе арасына керде

Саранскта узган Х милли чемпионат финалының эшлекле программасының пленар утырышында иң яхшы 100 уку йортын атадылар.

«Яшь һөнәриләр» хәрәкәтен үстерү буенча Россиянең иң яхшы уку йортлары арасында Татарстанның 21 белем бирү оешмасы, шул исәптән В.П.Муравьев исемендәге Затон урта гомуми белем бирү мәктәбе дә бар.

Моңа укучыларның мөһим уңышлары да ярдәм итте: Затон урта мәктәбенең ике командасы «Яшь һөнәриләр» (WorldSkills Russia) 2021-2022 уку елында «Коткару эшләре» юнәлеше буенча төбәк чемпионатында җиңеп, финалга чыкты. Чемпионатта мәктәпне төрле яшь категориясендәге ике команда тәкъдим итте. Беренчесе - 14-16 яшьлек яшүсмерләр, икенчесе-11-14 яшьлек яшүсмерләр, кече команда өчен бу дебют булды, һәм ул бик уңышлы узды.

Мәктәп директоры Елена Муратьязова билгеләп үткәнчә, бу зур казаныш, ә “Ворлдксиллс” халыкара хәрәкәтен алга җибәрүдә мәктәп командасына район һәм республика җитәкчелеге ярдәме бик мөһим. Укучылар өчен шартлар булдыру –  мәктәп эскәмиясеннән үк һөнәри компетенцияләрне үстерүдә яңа этап, хәзерге заманның социаль-икътисади шартларында бу бик мөһим. Мәктәпнең элеккеге директоры Александр Сорокин, командабызны бу юнәлештә таныту эшен башлап, беренче уңышларга китерде һәм ул бүген дә, Затон мәктәбе өчен җан атып, балаларның казанышларын күзәтеп тора.

«Мәктәбебезнең Россия буенча иң яхшылар йөзлегенә керүе белән горурланабыз һәм Александр Иванович башлап җибәргән эшне яңа уңышларга ирешеп дәвам итәбез. Мәсәлән, без узган уку елында төбәк этабында җиңгән һәм WorldSkills Russia 2022 X Милли чемпионатында уңышлы чыгыш ясаган укучылардан яңа команда тупладык, ә юниорларның өлкән командасы 2022 елгы X милли чемпионат медальоны булды. Шулай ук өлкән команда Ворлдксиллс Россия һөнәри осталыкны үстерү агентлыгының «Юниор» билгесенә лаек булды. Аның белән юниорлар хәрәкәтенең иң актив катнашучыларын, гомуми белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны бүләклиләр. Күнекмәләр дәвам итә. Тренер Николай Егоровның тырышлыгы, көндәлек шөгыльләнүләр, Тәтеш гражданнар яклау көллияте базасында уза торган күчмә күнекмәләр, республика җыеннары, район җитәкчелеге һәм мәгариф идарәсе, ата-аналар ярдәме белән һәм, әлбәттә инде, үзләренең үҗәтлеге, хезмәт сөючәнлеге һәм максатчанлыгы нәтиҗәсендә балалар уңышка ирешә. Алар иң яхшылары һәм без алар белән горурланабыз!», - диде Елена Юрьевна.

Быел мәктәптә өлкән группа командасыннан ике катнашучы гына калды, алар төрле дәрәҗәдәге ярышларда берничә тапкыр уңышлы чыгыш ясадылар, белем алдылар һәм бу юнәлештә зур тәҗрибәгә ия булдылар, алар – Сәйдәш Гыйләҗев һәм Виктория Кошелева.

Без балалар белән аралаштык. "Мин янә ярышларда катнашырга, шулай ук укучыларны үзем белгәннәрнең барысына да өйрәтергә әзер. Аларның шулай ук мәктәп данын лаеклы яклауларын һәм Чемпионатта уңышлы чыгыш ясауларын телибез», - диде Виктория Кошелева.

"Мәктәпнең уңышка ирешүенә һәм бу уңышта безнең дә өлешебезбулуга мин бик шат. Хәзер мин игътибарымны күбрәк укуга юнәлтәм, БДИга әзерләнергә ниятлим, әмма мәктәп командасына ярдәм итәргә һәм үз тәҗрибәм белән уртаклашырга әзер», - диде Сәйдәш Гыйләҗев.

Шунысын да әйтеп үтәсе килә, ике 10 сыйныф укучысы да киләчәктә үз тормышларын гадәттән тыш хәлләр министрлыгына намуслы хезмәт итү белән бәйләргә ниятли, шуңа күрә WorldSkills Russia хәрәкәтендә катнашу нәтиҗәсендә алган осталыклары аларга киләчәктә кирәк булачак.

Командасының башка катнашучылары: капитан Павел Агибалов, Камил Камалов, Дарья Скачкова укуларын Тәтеш гражданнар яклау көллиятендә дәвам иттеләр, шулай ук алган һөнәри осталыклары укуда да, киләчәктә эштә дә файдалы булачак юнәлешне сайладылар.

Ә без Затон урта мәктәбе командасына уңышлар һәм җиңүләр телибез, алар турында газета битләрендә куанып сөйләрбез әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев