Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Затон мәктәбе укучылары Владивостокка Ворлдскиллсның йомгаклау ярышларына китте

Татарстан Республикасының “Коткару эшләре” буенча ике җыелма командасы Владивостокка “WorldSkills” Милли чемпионатының йомгаклау ярышларына китте.

Өлкән команда составында Затон мәктәбе укучылары Камил Камалов, Сәйдәш Гыйләҗев, Павел Агибалов, Виктория Кошелева һәм Дарья Скачкова да бар. Кече команда составында – Заур Елчиев, Данил Шелков, Арина Лукоянова, Назар Вәлиев, Рафаэль Хәйруллин.

Командаларны компатриот экспертлар Николай Егоров, Артем Чекалкин һәм мәктәп педагогы Ольга Киреева озата йөри.

- Без сезгә ышанабыз, балалар! Лаеклы чыгыш ясарга насыйп булсын! - балаларны мәктәп коллективы әнә шундый сүзләр белән озатты.

7 апрельдә Приморье краенда "Яшь профессионаллар" X Милли чемпионаты финалында катнашу өчен сайлап алу ярышлары, шулай ук финалга тиңләштерелгән йомгаклау ярышлары старт алды. Йомгаклау ярышлары җиңүчеләре ярышлар тәмамланганнан соң билгеле булачак һәм аларга медальләр тапшырылачак. Сайлап алу ярышларында иң яхшы нәтиҗәгә ирешүчеләр 8-12 сентябрьдә Мордовия Республикасына барачак, биредә Саранск шәһәрендә ярышларның финал өлеше узачак.

Иртәгә, 9 апрельдә, Ерак Көнчыгыш дәүләт гуманитар-техник колледжы мәйданчыгында "Коткару эшләре" компетенциясе буенча "Яшь профессионаллар"(“WorldSkills Russia”) X Милли чемпионаты финалына тиңләштерелгән беренче йомгаклау ярышлары узачак. Безнекеләр өчен җан атабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев