Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Затон балалар музыка мәктәбендә тантаналы чара узды

Музыка мәктәбенең һәр укучысына «Яшь музыкант» исеме белән дипломнар тапшырылды, барлык катнашучылар да бик күп уңай хис-кичерешләр алды - фоторепортаж.

Затон балалар музыка мәктәбендә 27 октябрьдә фортепиано, вокал һәм баян буенча 1-2 сыйныф укучылары өчен тантаналы чара узды.

Затон балалар музыка мәктәбе педагоглары коллективын җитәкләгән фортепьяно, баян классы укытучысы Зимфирә Хәйбуллина әлеге чараның ел саен беренче чирек тәмамланганнан соң үткәрелүе турында сөйләде. Гадәттә анда укучыларның әти-әниләре дә катнаша. Зимфира Рим кызы билгеләп үткәнчә, пандемиягә бәйле рәвештә, чара ата-аналардан башка, куркынычсызлык чараларын үтәп үткәрелә, тик шул ук вакытта кызыклы, бай эчтәлекле һәм уңай дулкында узды.

Укучылар өчен уен программасын укытучы Юлия Шишканова әзерләгән.

Юлия Анатольевна музыкаль темаларга һәм гомуми эрудициягә төрле сораулар бирде. Балалар бик теләп музыкаль табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр.

Бәйрәмдә балалар әзерләнгән пьесалар, шул исәптән укытучылар белән ансамбльләр башкардылар, җырладылар. Бу кыска вакыт эчендә нәрсәгә өйрәнүләрен күрсәтә алыр өчен.  чарага балалар бик тырышып әзерләнгән: өйдә дә, дәресләрдә дә репетицияләр үткәргәннәр

Музыка мәктәбенең һәр укучысына «Яшь музыкант» исеме белән дипломнар тапшырылды, барлык катнашучылар да бик күп уңай хис-кичерешләр алды.

Чарада педагоглар Ольга Закирова, Светлана Булатов, Зимфира Хәйбуллина, Юлия Шишканова һәм аларның укучылары катнашты.

Балалар музыка мәктәбе педагоглары бәйрәм тәмамланганнан соң  ата-аналарга чыгышларның фоторәсемнәрен һәм видеоязмаларын җибәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев