Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зарипова: Мобилизацияләнгән ир-атларның хатыннарына үзмәшгуль булырга ярдәм итәбез

Үзмәшгуль булып теркәлгән хатын-кызга эшен башлаганда 145 мең сум акча бирелә.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган ир-атларның хатыннарын эш белән тәэмин итү буенча ярдәм турында сөйләде.

«Хатын-кызлар районнарда эш белән тәэмин итү үзәкләренә мөрәҗәгать итә ала. Өч көн эчендә аларга «эшсез» статусы бирелә һәм ул эшсезлек буенча түләүләр ала. Ул хатын-кызлар өчен укыту программалары бар. Эш бирүчеләр арасында актуаль һөнәрләр буенча өйрәтәбез һәм эш эзләүдә ярдәм итәбез. Авыл җирендә яшәгән хатын-кызлар арасында һөнәре булучылар күп. Алар үзмәшгуль булырга тели. Без аларга бизнес-план ясарга ярдәм итәбез. Эшне башлап җибәрү өчен 145 мең сум акча бирәбез», – дип сөйләде ул.

Ул шулай ук барлык категория гражданнар өчен социаль-психологик ярдәм күрсәтелүен дә ассызыклады. Бу хакта ул Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.

Министр сүзләренчә, авырлы хатын ире мобилизацияләнгәннән соң бала таба икән, аңа яңа туган бала тартмасы түләүсез (авт. – коробка новорожденного) бирелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев