Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Замана кулланучылары өчен конкурс

"Яшь программист" XVII республика конкурсының муниципаль туры үткәрелде. Анда районның биш мәктәбе укучылары катнашты. «Web-cайты (Web-проекты)" номинациясендә Сөйки урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Диана Маслова беренче урынны алды. Икенче урында- Зөлфәт Сабирҗанов (Олы Салтык мәктәбенең 10 сыйныф укучысы), өченче урынны- Нияз Вафин (Олы Салтык мәктәбе, 10 сыйныф) һәм Язилә Хәсәнова...

"Яшь программист" XVII республика конкурсының муниципаль туры үткәрелде. Анда районның биш мәктәбе укучылары катнашты.

«Web-cайты (Web-проекты)" номинациясендә Сөйки урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Диана Маслова беренче урынны алды. Икенче урында- Зөлфәт Сабирҗанов (Олы Салтык мәктәбенең 10 сыйныф укучысы), өченче урынны- Нияз Вафин (Олы Салтык мәктәбе, 10 сыйныф) һәм Язилә Хәсәнова (Иске Казиле мәктәбе 10 сыйныф) уртаклашты. Preziда булдырылган компьютер презентациясе номинациясендә беренче урын Адель Ногмановка, икенче урын- Никита Суховка бирелде. Икесе дә Кама Тамагы урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары.

"Компьютер дизайны" номинациясендә беренче һәм икенче урыннарны Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучылары Гөлназ Талипова һәм Рузил Талипов алды. Өченче урында- Иске Казиле мәктәбе укучысы Алия Зиннәтуллина.

Конкурста катнашучыларга һәм җиңүчеләргә ИМЦ МБУ грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук РОО боерыгы нигезендә "Яшь программист" XVII республика конкурсының муниципаль туры призерларын әзерләгән укытучылар да билгеләп үтелде. Болар- Кама Тамагы урта мәктәбенең укыту эше буенча директор урынбасары Фәрит Равилов, Сөйки урта мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Аркадий Песков, Иске Казиле урта мәктәбенең информатика укытучысы Рәмзия Җиһаншина, Кама Тамагы татар урта мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Гөлназ Галиханова, Олы Салтык урта мәктәбенең информатика укытучысы Гөлүсә Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев