Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Замана әбиләре

Узган атнада Казанда "Компьютерland.Третий возраст" республика конкурсы узды. Анда безнең районнан бу кышта өч айлык компьютерга әйрәнү курсын узган пенсия яшендәге ике ханым катнашты. Юлия Сторожилова һәм Людмила Носкова билге өчен генә бармады. Алар 120 катнашучы арасында икесе дә беренчелекне алды. Людмила Глебовна "Иң яхшы презентация" номинациясендә беренче урынны алган...

Узган атнада Казанда "Компьютерland.Третий возраст" республика конкурсы узды. Анда безнең районнан бу кышта өч айлык компьютерга әйрәнү курсын узган пенсия яшендәге ике ханым катнашты.
Юлия Сторожилова һәм Людмила Носкова билге өчен генә бармады. Алар 120 катнашучы арасында икесе дә беренчелекне алды. Людмила Глебовна "Иң яхшы презентация" номинациясендә беренче урынны алган булса, Юлия Николаевна конкурста беренче урынны алып, республикада иң яхшысы булды һәм шәһәрләрдән килгән көндәшләрен гаҗәпкә калдырды.
-Без пенсия фонды белгече Лилия Йосыпова җитәкчелегендә өч ай компьютер грамотасына өйрәндек,-ди Людмила Носкова. -Ул компьютер мөмкинлекләрен ачып, безне күп нәрсәгә өйрәтте. Элек компьютерда 1С программасы белән генә эшләгән булсам, бүген мин анимация һәм музыка эффектлары кулланып, презинтация ясый алам, үземнең электрон почтам бар, интернет челтәреннән актив кулланам.
-Мин исә компьютерны гомумән белми идем, - ди Юлия Николаевна. -Лаеклы ялга чыккан вакытта оешмаларда компьютерлар кайтартыла гына башлады. 72 сәгатьлек курсларда Wordта текстлар басарга, XLда таблицалар төзәргә, Power Paint ярдәмендә презентация булдырырга һәм башка күп нәрсәләргә өйрәндем. Конкурска әзерләнергә дигәч гаҗәпкә калдым. Дулкынландым, өй биреме сыйфатында презентация ясадым, ялгыш кына аны бетердем дә яңадан эшли башладым. Гомумән алганда, төне буен йокламадым. Ә иртән исә моның барысын да флешкага яздырырга кирәклеген әйттеләр, ә мин аның нәрсә икәнен дә белмим. Конкурс уңыш кына китермәде, яңа белем һәм күнекмәләр дә өстәде.
- Боларның барысы да муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов ярдәмендә башкарылды,-ди пенсионерлар союзының район бүлеге рәисе Фәүзия Иванова. - Безгә аерым бина, компьютерлар бирделәр, бер генә үтенечебез дә ихтибарсыз калмады. Республика һәм зона конкурсларында катнашу өчен һәрвакыт транспорт, спорт ярышлары өчен форма бирелә. Пенсионерларыбыз ярышларда һәм конкурсларда бик теләп катнаша. Катнашучыларыбыз конкурс вакытында төрле эффектлар кулланып, презентация ясый алуларын күрсәтте, дусты өчен открытка ясады һәм электрон дәүләт хезмәтләре сайтыннан кулланды. Нәтиҗәдә, Юлия Сторожиловага приз сыйфатында ноутбук тапшырылды. Тырышыгыз пенсионерлар, "мышка" сезнең кулда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев