Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Заман белән бергә атларга

14 февральдә дөньяда һөнәри җәмәгатьчелек Компьютерчылар көнен билгеләп үтә. 1946 елның 14 февралендә фәнни дөньяга һәм кызыксынган барлык кешегә чынбарлыкта эшләүче беренче ENIAC компьютеры күрсәтелә. «Электрон хөкүмәт», электрон документ әйләнеше - әлеге төшенчәләрне, бу идеяне тормышка ашыручы белгеч программистлар даирәсе генә түгел, гади халык та белә. Ведомствоара электрон үзара эшләү...

14 февральдә дөньяда һөнәри җәмәгатьчелек Компьютерчылар көнен билгеләп үтә.
1946 елның 14 февралендә фәнни дөньяга һәм кызыксынган барлык кешегә чынбарлыкта эшләүче беренче ENIAC компьютеры күрсәтелә.
«Электрон хөкүмәт», электрон документ әйләнеше - әлеге төшенчәләрне, бу идеяне тормышка ашыручы белгеч программистлар даирәсе генә түгел, гади халык та белә.
Ведомствоара электрон үзара эшләү системасын гамәлгә ашыру (СМЭВ)- хәзерге Россия хөкүмәте сәясәтендә өстенлекле бурыч.
Безнең муниципаль районда моның ничек гамәлгә кертү турында «Кама Тамагы муниципаль районы мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны яклау үзәге» муниципаль учреждение җитәкчесе Рамил Хәйруллин (рәсемдә) белән сөйләштек.
Учреждение 2010 елның февраленнән эшли. Рамил әфәнде карамагында ике яшь белгеч-Владимир Молчанский һәм Ренис Каюмов эшли. Алар барлык бюджет учреждениеләрен программа белән тәэмин итүгә һәм оргтехникага хезмәт күрсәтә.
«Гражданнар дәүләт муниципаль хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, элек 7-8 ведомствога барып документларны үзләре җыярга тиеш иде. Моңа күп вакыт һәм көч сорала.
СМЭВның төп бурычы-дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле мәгълүматларны ведомствоара бирү. Бу вакытта гариза бирүченең электрон запросына һәр ведомствоара биш эш көне эчендә мәгълүмат бирергә бурычлы.
«Электрон сыйфатта муниципаль хезмәтләр күрсәтү турында»гы 2012 елның 1 июлендәге 210 нчы федераль закон нигезендә эшлибез. ТР Кама Тамагы муниципаль районы җирле үзидарә органнары тәкъдим итә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр исемлеге 81 хезмәттән гыйбарәт, шул исәптән моңа архив документлары, гражданнарның архитектура һәм шәһәр төзелеше, милек һәм җир мөнәсәбәтләре тармагына мөрәҗәгатьләре белән эшләү, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау мәсьәләләре керә.
Мәсәлән, гражданин йорт төзелешенә рөхсәт бирүне сорап МР башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлегенә паспорт мәгълүматлары һәм гариза белән бер тапкыр мөрәҗәгать итә, төрле инстанцияләргә йөрми, ведомствоара үзара эшләү ярдәмендә документ әзерләнә, гариза бирүче рөхсәт алу өчен генә тагын бер тапкыр килә, ә эш барышын usIugi.tatar.ru сайтында күзәтә. Шәхси компьютердан һәм банк картасыннан кулланучылар өчен ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша ТКХ, балалар бакчасы һәм башкалар өчен түләү бик җайлы, шунда ук ЮХИДИ, салым бурычлары-штрафлар турында мәгълүмат алырга мөмкин, хәтта даруханәләрдә теге яки бу дару барлыгын, юклыгын да белергә мөмкин. Әлеге система эшли, халык әлеге яңалыкларга ияләшә, мәгълүмат та ТР мәгълүмати технологияләр үзәге аша сакланыла һәм һәр банкның үз саклагычы бар.
Узган елда июльдән башлап муниципаль структураларга 239, агымдагы елда тагын 44 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның гаризалары ведомствоара документ әйләнешен кулланып тикшерелгән.
-Хәзер сезнең һөнәргә ихтыяҗ бар, мәгълүмати технологияләр тармагында белгечлеккә, программист булырга кайда укырга кирәк, сезнең тармакта эшләү өчен нинди сыйфатлар таләп ителә?
-Иң элек мәгълүматлар артыннан өлгерү кирәк, кичәге яңалык бүген искерергә мөмкин- бу безнең үзенчәлек. Ә һөнәрне төрле ВУЗларда алырга мөмкин.
usIugi.tatar.ru сайтына керегез, анда барлык төр электрон хезмәтләрдән актив кулланыгыз, заман белән бергә атлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев