Идел таннары
  • Рус Тат
  • Заман алга дәшә

    Мәгариф системасы гомер-гомергә традицион укыту методикасына нигезләнеп үсте. Әлбәттә инде, гасырлар буена тупланган тәҗрибәгә таянмыйча мөмкин түгел. Шулай да, тормыш бер урында тормый, заманалар алга бара: зур тизлек белән үсеш алган инновацияләр чорында яшибез. Укытучыларыбыз алдына да укучыларга әзер белем бирү белән генә чикләнеп калмыйча, үзләреннән таптыру алымнарын күздә тотып...

    Мәгариф системасы гомер-гомергә традицион укыту методикасына нигезләнеп үсте. Әлбәттә инде, гасырлар буена тупланган тәҗрибәгә таянмыйча мөмкин түгел.
    Шулай да, тормыш бер урында тормый, заманалар алга бара: зур тизлек белән үсеш алган инновацияләр чорында яшибез. Укытучыларыбыз алдына да укучыларга әзер белем бирү белән генә чикләнеп калмыйча, үзләреннән таптыру алымнарын күздә тотып эшләү, белемнәрне тормышта куллана белергә өйрәтү бурычы куела. Алда торган бурычларны тормышка ашырырга мөмкинлекләр бармы? Бу бурычларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы нинди юллар белән ашыра ала соң? Балаларның үсешенә йогынты ясарлык нинди чаралар бар? Шушы сорауларга җавапны Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Яңа дәүләт стандартларына күчү шартларында укучыларга югары сыйфатлы белем һәм тәрбия бирүдә мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне нәтиҗәле куллану» дигән темага уздырылган зонаара семинарында табарга мөмкин иде. Семинарда Кама Тамагы, Апас, Тәтеш, Югары Ослан муниципаль районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Килгән кунаклар укучылар һәм укытучылар оештырган күргәзмәләр белән танышты. Актлар залында укучылар сәламләвеннән соң, укыту эшләре буенча директор урынбасары Фәрит Равилов мәктәп тормышы, эшчәнлеге, материаль-техник базасы, информацион технологияләрне куллануның өстенлеге турында чыгыш ясады.
    Семинарның икенче өлешендә Кама Тамагы урта мәктәбе укытучылары Хәсәнова Л.Р., Хәйруллина Р.Ш., Шәфигуллина Ф.Н., Шакирова Л.И. заманча технологияләрне оста файдаланып мастер-класслар күрсәттеләр. Закирова С.И. җитәкчелегендә эшләүче түгәрәк членнары тарафыннан «Чал тарихы булган халкым бар" фольклор кичәсе һәм Исмәгыйлева Г.Р. җитәкчелегендәге 9а сыйныфының татар төркеме укучылары көче белән әзерләнгән К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзек семинарда катнашучы укытучылар тарафыннан югары бәяләнде.
    Түгәрәк өстәл артында "Мәгълүмати-методик үзәк" методисты Гыймадиева З.А., татар теле һәм укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе Хөсәенова В.Р. районыбыз укытучыларының һөнәри осталыкларын үстерү юнәлешендә максатчан эш алып барулары, дәресләрдә, чараларда он-лайн, интерактив дәреслекләрдән, үзләре әзерләгән презентацияләрдән, компьютер-тестлардан уңышлы файдаланып яхшы нәтиҗәләргә ирешүләре турында сөйләделәр. Килгән кунакларда Бөтенроссиякүләм "Мастер-класс", Г. Тукайга багышланган презентацияләр бәйгесе җиңүчесе, Рудник урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лизунина Э.Х. эш тәҗрибәсе аеруча соклану, нык кызыксыну уятты. Шулай ук Югары Ослан районы укытучылары Җиһаншина Р.Ә., Гәрәева Г.Г., Зарипова Ф.Р., Апас муниципаль районы укытучысы Хисамова Ф, М., Тәтеш муниципаль районыннан Гарифуллина Л.Р. мондый очрашуларның әһәмиятле, коммуникатив-мәгълүмати технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләрнең, чараларның эчтәлекле булуын, заман таләпләренә җавап бирүен, мәктәптә укучылар һәм укытучылар өчен гаҗәеп мөмкинлекләр булуын билгеләп үттеләр, үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Очрашуда катнашкан укытучылар шәхескә якын килү, проект, коммуникатив һәм үстерелешле технологияләр, модульле укыту югары нәтиҗәләргә ирешүгә ныклы нигез булуына тагын бер тапкыр инандылар.
    Семинар хөрмәтле якташыбыз, танылган драматург Туфан ага Миңнуллин музеена сәяхәт белән тәмамланды. Музей хезмәткәре Рәсимә Нәҗмиевага, семинарны оештыруда башлап йөргән РМО җитәкчесе Венера Хөсәеновага, Кама Тамагы урта гомуми белем мәктәбенең милли мәгариф буенча директор урынбасары Сания Закировага, мәктәп администрациясенә, мәгълүмати-методик үзәгенә рәхмәтләрен белдерде.
    Мәктәпләрдә чын мәгънәсендә үз эшенең осталары хезмәт куя. Аларның һәрберсенең үз юлы, үз эзе бар. Өйрәнерлек уңай тәҗрибә дә, күркәм нәтиҗәләр дә җитәрлек. Шулай да - осталыкка чикләр юк. Һәрдаим үсештә, эзләнүдә булган укытучы гына уңышларга ирешә, заман белән бергә атлый ала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: