Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЗАГС – бала тудыру йортында

Бала туу гаиләне һәм андагы үзара мөнәсәбәтне ныгыта. Барысы да рәсми һәм катгый булган закон таләпләре белән чикләнмичә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Әниләр көнендә туган балаларга туу турында таныклык тапшырды. 26 ноябрьдә ЗАГС бүлеге ике сабый тууны тантаналы рәвештә теркәде. Бала тууны дәүләт теркәве өчен кирәк булган докуметнлар ЗАГС базасында эшкәртелде....

Бала туу гаиләне һәм андагы үзара мөнәсәбәтне ныгыта.

Барысы да рәсми һәм катгый булган закон таләпләре белән чикләнмичә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Әниләр көнендә туган балаларга туу турында таныклык тапшырды. 26 ноябрьдә ЗАГС бүлеге ике сабый тууны тантаналы рәвештә теркәде. Бала тууны дәүләт теркәве өчен кирәк булган докуметнлар ЗАГС базасында эшкәртелде. Ә менә сабыйларның гомерендәге беренче документ - туу турындагы таныклыкны бүлек җитәкчесе Елена Халикова яшь әниләр - Алинә Шакирова һәм Фирания Ерановага бала тудыру йортында тантаналы шартларда тапшырды. Малайлар дөньяга 25 ноябрьдә - Бөтенроссия Әниләр көнендә аваз салып, әниләрен бәхетле иткән. Елена халикова әниләрне беренче балалары туу белән котлап, нык сәламәтлек теләде. Туу турындагы таныклыклар яшьләр эше һәм спорт бүлеге белән берлектә тапшырылды. Бүлек җитәкчесе Фирдүс Хәйруллин да әниләрне котлап, истәлек бүләкләре тапшырды.

Рәсемдә: акушерлык бүлеге өлкән шәфкать туташы Хәнифә гыймранова, Алинә Шакирова, акушер-гинеколог Наил Максутов, Фирания Еранова һәм кунаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев