Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Үз җиренең хуҗасы

    Кеше эш янында таныла, диләр. Гомерен намуслы хезмәттә үткәргән шәхесләр тирә-ягыбызда күп. Язмамның герое - Кече Карамал авылында гомер кичерүче, вакытында районыбызның алдынгы механизаторларыннан берсе, бүген инде лаеклы ялда булган «Татарстан АССР авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы», «Хезмәт Кызыл Байрагы ордены» кавалеры Шәһит Миңгалиев турында. Авыл малайларының күбесе яшьтән тимер-томыр белән...

    Кеше эш янында таныла, диләр. Гомерен намуслы хезмәттә үткәргән шәхесләр тирә-ягыбызда күп.

    Язмамның герое - Кече Карамал авылында гомер кичерүче, вакытында районыбызның алдынгы механизаторларыннан берсе, бүген инде лаеклы ялда булган «Татарстан АССР авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы», «Хезмәт Кызыл Байрагы ордены» кавалеры Шәһит Миңгалиев турында. Авыл малайларының күбесе яшьтән тимер-томыр белән кызыксынучан була. Үсә барган саен олылар янында кайнашып, машина, трактор кебек техникага үреләләр. Шулай итеп, үзләре дә сизмәстән бөтен гомерләрен балачактан гашыйк булган механизаторлык хезмәтенә багышлыйлар. Шәһит абый хезмәт юлын Олы Карамал мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлаганнан соң ул чактагы "Ленин юлы" дип аталган туган хуҗалыгында көтүче, атлар караучы буларак башлый. Аннан механизатор булу теләген тормышка ашыру максатыннан Тәтештәге Монастырск (УМСХ дип йөртелә) училищесына укырга керә. "Бу 1962-63 еллар иде, -дип искә ала Шәһит абый.

    - Мин биредә укыган вакытта Кама Тамагы районы бетерелеп Тәтеш белән берләштерелде. Хуҗалыгыбыз исә «Кама» колхозы дип йөртелә башлады. Практика чагында механизатор Вәгыйзь абый Мортазинда комбайнер ярдәмчесе булып эшләдем. Ул ук минем беренче остазым да булды. Тук, алтын башаклар тулы басуны иңләгәндә туган шатлык, горурлану хисләре кичергәнемне хәтерлим".

    Урак тәмамлану белән аны Армия хезмәтенә алалар. Германиядә өч ел танкист булып хезмәт итә. Тормыш юллары кайчак кискен борылыш ала, кешене туып-үскән җирдән дә аерып куя. Армия хезмәтен тутырган Шәһит тә туган авылына түгел, Үзбәкстанның Бегавад шәһәренә кайта, чөнки әниләре Сәрия апа (әтиләре 1946 елда вафат була) армия хезмәтеннән соң биредә яшәргә калган улы Рәшит янына күченгән була. Бертуган апалары да монда яши. Биредә ПМК оешмасына эшкә урнаша. Т-180 маркалы тракторга утыра. Аларны шәһәрдән читтә урнашкан колхозларга эшкә җибәрәләр. Дөге игелүче кырларны тигезләп, чәчү өчен хәзерлиләр. Биредә авылдашы, туганнарына кунакка килгән Нурания исемле кыз белән гаилә коралар. Тик туган җирләрне сагыну хисләре көчле була. 1969 елда Карамалга әйләнеп кайталар. Соңрак төп нигездә яңа йорт җиткерәләр. Шул елдан алып 2004 елга кадәр Шәһит абый үз җиренең хуҗасы итеп тоеп 39 ел механизатор булып эшли. Гомуми эш стажы исә 45 ел. Хужалыкны ул елларда җитәкләгән дүрт колхоз рәисе белән килешеп, иптәшләре белән аңлашып хезмәт куя ул. Нинди генә төр маркалы техникада эшләргә туры килми аңа: ДТ-54, Т-4, ДТ-75, Т-150 тракторларында, "Нива", "Сибиряк" комбайннарында. Язын-көзен туфрак эшкәртүдә эшли, көзен комбайнга утырып уңыш җыя.

    "Кырга чыгар алдыннан һәрвакыт Шәһит абый белән киңәшә идек", - дип сөйли ул чордагы колхоз рәисләреннән берсе булган Госман Хөсәенов. Берүк вакытта аның йөзендә агрономны да, икътисадчыны да күрергә мөмкин иде. Эшнең сыйфаты техниканың төзеклегенә дә бәйле. Шәһит абый ул яктан да сынатмады. Карап, һәр детален үз кулы аша үткәреп, тимер "җанын" аңлап эшләде". Ул район механизаторлары арасында һәрвакыт алдынгылар сафында була.

    Хезмәтенә күрә - хөрмәте, диләр. Күпсанлы мактау кәгазьләре, социалистик хезмәт ударнигы күкрәк билгеләреннән тыш, 1973 елда "хезмәт Кызыл Байрагы ордены"на, 1985 елда «Татарстан АССР авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы" исеменә лаек була. Татарстан Югары Советы, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

    Бүген гөрләп эшләп торган колхоз, совхозларның, район "Сельхозтехника" берләшмәсенең юкка чыгуына гаҗәпләнә ул. "Халыкка эшлим дисәң эш, утырып эшләргә техникасы калмады. Авыл хуҗалыгы берләшмәләренең исемнәре, җитәкчеләре алышына тора - моннан халыкка гына файда юк. Һәм бит бу ил буенча шулай. Хөкүмәтебез тарафыннан авыл хуҗалыгы тармагын үстерү, өлкәсендә карарлар кабул ителсә, бик урынлы булыр иде. Җир - туендыручыбыз, үсемлекчелек, терлекчелек тармагы гөрләп эшләп торганда гына табыш керә, мул яшәргә була». Әнә шулай дип фикер йөртә хезмәт ветераны.

    Бүген алар тормыш иптәше Нурания апа белән пар канатлар булып, балаларын, оныкларын каршы алып, озатып калып, үз көчләре, хезмәтләре белән булдырган мул тормышта тыныч гомер кичерәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: