Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЮНЕСКОның 1002нче объекты

20 августта Болгарда тарихи- археология комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү уңаеннан тантаналы чара үткәрелде. Масштаблы тантана ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова һәм Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында үтте. Чара Болгар тарихына багышланган пролог белән башланып китте. "Мин башкарылган эшкә тиешле бәя бирергә телим. Ул традицияләрне саклауның ачык мисалы....

20 августта Болгарда тарихи- археология комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү уңаеннан тантаналы чара үткәрелде.

Масштаблы тантана ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова һәм Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында үтте. Чара Болгар тарихына багышланган пролог белән башланып китте. "Мин башкарылган эшкә тиешле бәя бирергә телим. Ул традицияләрне саклауның ачык мисалы. Сез әлеге мәдәни күптөрлелек белән горурланырга тиеш. Бу тарихи һәйкәл сезнеке генә түгел, бөтендөнья тарихи- археология комплексы. Сезгә шушы комплексны һәм тарихи һәйкәлләрне саклау буенча эшләрне дәвам итү җаваплылыгы йөкләнә," - диде Ирина Бокова. МР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков җитәкчелегендә безнең район делегациясе дә шушы зур масштаблы вакыйга шаһиты булды. Бу көнне инвалидлар җәмгыяте рәисе Анна Зубарева белән 10 кешедән торган төркем дә бирегә килгән иде. "Шундый мөмкинлек биргән өчен район җитәкчелегенә рәхмәт. Тулы экскурсия үтмичә без моннан китмибез. Бер тамчы да армадык, матур тәэсирләр алдык һәм үз Ватаныбыз белән горурланабыз,"- дип үз фикерләре белән уртаклашты ул газета хәбәрчесе белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев