Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары белем алу оешмаларына максатлыкабул итүне оештыру һәм үткәрү тәртибе турына методи рекомендацияләр көченә керде

ТР Министрлар Кабинетының 2014 елның 19 ноябрендәге 886нчы карары нигезендә 2015 елда белем алу оешмалары чыгарылышларын югары белем алу оешмаларына максатлы кабул итү конкурсында катнашу өчен сайлап алуны оештыру буенча рекомендацияләр эшләнгән. Максатлы кабул итү - укулары федераль бюджеттан һәм ТР бюджетыннан финансланучы кешелщрдщн квалификацияле кадрларга предприятиелщр ихтыяҗы нигезендә югары...

ТР Министрлар Кабинетының 2014 елның 19 ноябрендәге 886нчы карары нигезендә 2015 елда белем алу оешмалары чыгарылышларын югары белем алу оешмаларына максатлы кабул итү конкурсында катнашу өчен сайлап алуны оештыру буенча рекомендацияләр эшләнгән.

Максатлы кабул итү - укулары федераль бюджеттан һәм ТР бюджетыннан финансланучы кешелщрдщн квалификацияле кадрларга предприятиелщр ихтыяҗы нигезендә югары белемле белгечләр әзерләү. Максатлы кабул итү кысаларында укуга дәгъва кылучы гражданин 1 апрельгә кадәр мәгариф идарәсенә Л.И. Фетхуловага түбәндәге документлар бирергә тиеш: гомумбелем бирү оешмасы чыгарылышы паспорты күчермәсе (беренче бите һәм прописка); ата-аналары яки чыгарылышның башка законлы вәкилләре паспорты күчермәсе (беренче бите һә пропискасы); максатлы белем алу турында килешүнең 3 оригиналы (килешү башма килеш кенә тутырыла); максатлы кабул итү турында килешүнең 4 проекты (килешү башма килеш кенә тутырыла) оешманың (юридик затның) "РФда белем турында"гы 273нче федераль законның 56 маддәсе 3 пункты нигезендә туры килүен раслаучы документкүчермәсе; шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык (2нче кушымта) Докуменлар алганда мәгариф идарәсе аларның дөрес тутырылышын, тулылыгын, шулай ук документларның дөреслеген тикшерә. Югары белем алу оешмасында укуга дәгъва кылучыларның йомгаклау исемлеген формалаштыру өчен муниципаль белем дәрәҗәсендә максатлы кабул итү квотасы кысаларында максатлы юнәлеш буенча укуга дәгъва кылучылар исемлегенә кертү өчен гражданнарны сайлапалу буенча район комиссиясе төзелә. Әлеге комиссия процедураның объективлыгын һәм ачыклыгын үтәп, формалашкан исемлек кысаларында аеруча әзерлекле һәм сәләтле абитуриентларны сайлап алу эшен үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев