Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юбилярны котладылар

Бөек Ватан сугышы ветераны, Кама Тамагы штпда яшәүче Гыймадиев Кәшаф Шәйхи улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Кәшаф Шәйхи улы 1924 елның 11 сентябрендә туган. 1942 елда унсигез яшендә аны фронтка алалар. Башта Түбән Новгородта хәрби заводта эшли, аннары Архангельск, Ленинград, Эстония аша уза аның сугышчан юлы. Тарту, Нарва, Таллин...

Бөек Ватан сугышы ветераны, Кама Тамагы штпда яшәүче Гыймадиев Кәшаф Шәйхи улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Кәшаф Шәйхи улы 1924 елның 11 сентябрендә туган. 1942 елда унсигез яшендә аны фронтка алалар. Башта Түбән Новгородта хәрби заводта эшли, аннары Архангельск, Ленинград, Эстония аша уза аның сугышчан юлы. Тарту, Нарва, Таллин шәһәрәләрен азат итүдә катнаша. Сугыштан соң 1949 елга кадәр Эстония чигендә чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Туган ягына кайткач терлекчелектә эшли, умартачы була. Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Кәшаф бабайны 90 яшьлеге белән котлады. Зөфәр Галимулла улы аңа РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, бүләк тапшырып, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев