Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юбиляр

Хәйруллина Дания Минһаҗ кызы 1924 елның 2 ноябрендә Балчыклы авылында туган. 2 ноябрьдә Дания Минһаҗ кызын 90 яшьлек юбилее белән котларга МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин килде. Ул хөрмәтле Дания әбигә РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды, МР башлыгы һәм үз исеменнән кайнар котлауларын җиткерде. Дания әби Балчыклы авылы...

Хәйруллина Дания Минһаҗ кызы 1924 елның 2 ноябрендә Балчыклы авылында туган.

2 ноябрьдә Дания Минһаҗ кызын 90 яшьлек юбилее белән котларга МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин килде. Ул хөрмәтле Дания әбигә РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды, МР башлыгы һәм үз исеменнән кайнар котлауларын җиткерде.

Дания әби Балчыклы авылы мәктәбендә 7 класс белем алган. Дания әбигә бик яшьли авырлыклар күрергә туры килә, әниләре 40 яшендә 6 баланы ятим калдырып, вакытсыз вафат була . Дания әбигә ул вакытта 12 яшь , ә иң кечкенәләренә 1 яшь тә 9 ай була. Әтиләре 1942 елда сугышка китә һәм 1946 нчы елда исән-сау әйләнеп кайта . Дания әбигә сугыш чорында сеңел-энеләренә әти дә, әни дә булырга туры килә. Сугыш ачысын да, ятимлекне татырга туры килгән, сугыш елларын искә төшерүе дә авыр Дания әбигә. Ул төрле эшләрдә эшләгән: башак җыйган, уракка йөргән, ындыр табагында эшләгән. Дания әби 1948 нче елның августында күрше Атабай авылы егетенә кияүгә чыга. Язмыш аларны 1954 елда яңадан Балчыклы авылына күчерә. "Бабаем бик уңган, булган кеше иде", - дип искә ала Фәйзрахман бабайны Дания әби. Алар 4 бала тәрбияләп үстерә. Фәйзрахман бабай 1974 елда 72 яшендә үлә. Дания әби бүгенге көндә Балчыклы авылында улы һәм килене тәрбиясендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев