Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йортларны янгыннан сакларга

Хәзерге вакытта торак секторында күзәтү- кисәтү чаралары дәвам итә. Күзәтү эшчәнлеге районара бүлеге, ТР буенча янгынга каршы Федераль хезмәтнең 116 янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре, Тәмте, Каратал һәм Сөйки авылларындагы янгын сүндерү аерым посты хезмәткәрләре торак йортларда һәм йорт яны корылмаларында янгын чыгу фактларын булдырмау максатында районның торак секторын карап йөри....

Хәзерге вакытта торак секторында күзәтү- кисәтү чаралары дәвам итә. Күзәтү эшчәнлеге районара бүлеге, ТР буенча янгынга каршы Федераль хезмәтнең 116 янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре, Тәмте, Каратал һәм Сөйки авылларындагы янгын сүндерү аерым посты хезмәткәрләре торак йортларда һәм йорт яны корылмаларында янгын чыгу фактларын булдырмау максатында районның торак секторын карап йөри. Шул уңайдан без күзәтү эшчәнлегенең районара бүлеге өлкән сорау алучысы Дмитрий Бобров белән сөйләштек.

- Дмитрий Владимирович, янгын сүндерүчеләр нәрсәгә игътибар бирә?

- Безнең барыбызга да тагын бер кат янгынга каршы чаралар үткәрергә, аерым алганда: торак йортларда, шулай ук йорт яны корылмаларында һәм мунчаларда мичләрне, электр чыбыкларын тикшерергә кирәк, чөнки мичләрне һәм электр чыбыкларын файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу янгыннар чыгуга китерә. Имин булмаган гаиләләр, күп балалы гаиләләр һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр аерым контрольдә тора.

- Кышын сезнең хезмәт эше өчен өстәмә сезонлы кыенлыклар килеп чыга.

- Әйе, кар күп яву сәбәпле еш кына торак биналарга һәм корылмаларга кереп булмый, бу исә ашыгыч хезмәтләрнең тиз килеп җитүенә тоткарлык ясый. Шуңа күрә юлларны һәм биналарга, корылмаларга керү, шулай ук су чыганаклары юлларын вакытында чистартып торырга кирәк. Янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганаклары һәрчак төзек һәм кардан, боздан чистартылган булырга тиеш. Беренче чиратта без үзебезнең һәм якыннарыбызның куркынычсызлыгы турында кайгыртырга тиеш. Хәзерге вакытта кар күп яву сәбәпле түбәләр ишелү очрагы да күзәтелә. Шуңа күрә торак йортларның һәм йорт яны корылмалары һәм мунча түбәләрен кардан вакытында чистарту таләп ителә. Түбәдән кар ишелеп төтен юлына һәм электр чыбыкларына зыян килү сәбәпле янгын чыгу очраклары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев