Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йомгак ясыйбыз

Узган җәйдә ГИМСның Кама Тамагы инспекторлык участогы җаваплылык зонасында барлык планда каралган эшләрне дә башкарды. Актив эшчәнлек май ахырында башланды. КЧС утырышларының берсе җәй айларында су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә багышланган иде. КЧС карары нигезендә, гарнизон җитәкчесе белән берлектә халыкның күпләп ял итү урыннарын күрсәтеп районда чаралар планы төзелде, шулай...

Узган җәйдә ГИМСның Кама Тамагы инспекторлык участогы җаваплылык зонасында барлык планда каралган эшләрне дә башкарды. Актив эшчәнлек май ахырында башланды. КЧС утырышларының берсе җәй айларында су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә багышланган иде. КЧС карары нигезендә, гарнизон җитәкчесе белән берлектә халыкның күпләп ял итү урыннарын күрсәтеп районда чаралар планы төзелде, шулай ук ял өчен җайлаштырылмаган сулыклар ачыкланды, аларга тыю элмә такталары, автомототранспорт кермәс өчен киртәләр куелды. Бу эшкә җирле үзидарә органнары вәкилләре, гарнизон хезмәткәрләре, штаттан тыш җәмәгать инспекторлары, волонтерлар, массакүләм мәгълүмат чарасы, мәгариф бүлеге, полиция хезмәткәрләре тартылды. Коену сезоны башланганчы җаваплылык зонасындагы сулыкларда күзәтчелек мәсьәләсе буенча шәхси составка инструктаж үткәрелде һәм патрульлек итү графигы төзелде, көчләр һәм чаралар куелышы билгеләнде. Чаралар барышында акцияләр, өлкәннәр һәм балалар белән кисәтү әңгәмәләре үткәрелде. Шуларның берсе - ылгыма елгасындагы муниципаль пляжда һәм Куйбышев Затонда Идел елгасы ярында шәһәр җирлеге вәкилләре, "Ключ" волонтерлык хәрәкәте активистлары һәм "Идел таңнары" газетасы редакциясе вәкиле белән июль аенда "Без- сулыклардагы куркынчсызлык өчен" дип исемләнгән социаль акция. Шундый ук акция август аенда да булды, бу вакытта югарыда саналган кешеләрдән тыш, медицина хезмәткәрләре дә катнашты. Белем көнендә инспекторлык участогы хезмәткәрләре район мәктәпләрендә "Тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы нигезләре" дәресләре үткәрде. Ә 5 сентябрьдә ГИМС хезмәткәрләре Кама Тамагы һәм Куйбышев Затон штп башкарма комитеты коллективлары белән берлектә, "Ключ" ирекле берләшмә волонтерлары, ПЧ-116 хезмәткәрләре катнашында "Чиста яр" акциясе оештырды. Бу вакытта ылгыма елгасында гражданнарның күпләп ял итү урыны һәм Куйбышев затон шәһәр тибындагы поселокның Идел елгасы причалы яры чүптән чистартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев