Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөк машиналарына чикләүләр - төбәк юллары таушалмасын өчен

Иртәгәдән башлап, авырлыгы артык зур булган йөк машиналарына Татарстанның төбәк юллары буйлап хәрәкәт итү тыелачак. 14 майга кадәр дәвам итәчәк әлеге чикләүләргә битараф йөртүчеләргә каралган штрафлар күләме исә шактый зур булулары белән аерылып тора. Билгеле булганча, әлеге төр чикләүләр Татарстанда һәр елны кертелә. Аларның төп максаты - юлларның вакытыннан алда...

Иртәгәдән башлап, авырлыгы артык зур булган йөк машиналарына Татарстанның төбәк юллары буйлап хәрәкәт итү тыелачак. 14 майга кадәр дәвам итәчәк әлеге чикләүләргә битараф йөртүчеләргә каралган штрафлар күләме исә шактый зур булулары белән аерылып тора.

Билгеле булганча, әлеге төр чикләүләр Татарстанда һәр елны кертелә. Аларның төп максаты - юлларның вакытыннан алда таушалуына юл куймау.

Йөк ташый торган компанияләр хәбәрдар

- Кар эрегән вакытта туфракта су катламы барлыкка килә. Әлеге су өскә калкып чыга, нәтиҗәдә юл конструкциясе йомшара. Бу исә машина юлларының җимерелүе яисә анда уем һәм тәгәрмәч эзләре калуга китерергә мөмкин, - дип аңлатты Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.

Әлбәттә, күпләр өчен бу көтелмәгән яңалык түгел. Ник дигәндә, язгы чикләүләр турында хәбәр итү күпкә иртәрәк башланган. Татарстанның йөк ташу компанияләренә дә чикләүләр турында хәбәр ителгән инде. Бу - "Нижнекамскнефтехим» предприятиесе, «Татарстанның логистикасы һәм автомобильдә йөк ташу" компаниясе, "Татарстанның нефть продукты белән тәэмин итү предприятиеләре Ассоциациясе" һәм "Татнефть"нең эре автокомпанияләре. Шул ук вакытта алар рәтенә төбәк юллары төзү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә торган оешмалар да кертелгән.

- Аларның берсенә дә чыгарма ясалмаячак. Без аларга авыр йөкләрне 14 апрельгә кадәр күчереп бетерергә киңәш иткән идек, - дип ассызыклады министр урынбасары.

Татарстанда катгый түгел

Авыр йөк ташудан ничек котылып була соң? Моның бердәнбер юлы - күп күчәрле машиналар һәм көпчәкләрнең ике тәгәрмәчлесен куллану. Бу йөк машиналарының язгы чорда юлларга начар тәэсирен бермә-бер киметә.

- Төбәк юллардан йөк ташу тулысынча тыела дигән сүз түгел бу. Әлеге юлларда теләсә-кайсы машина йөри ала. Иң мөһиме, аларның авырлыгы артык зур булырга тиеш түгел. Бер күчәрле йөк машиналары өчен ул - 6 тонна, ике күчәрлеләр өчен - 5 тонна, ә өч күчәрле транспорт чаралары өчен исә 4 тонна дип билгеләнгән, - дип дәвам итте сүзен Артем Чукин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге төр чикләүләр Татарстанда гына түгел, ә Россиянең Перьм крае, Удмурт, Сарытау, Чуашстан һәм Ульяновск кебек төбәкләрендә дә кертелә. Биредә исә кагыйдәләр күпкә катгыйрак: бер күчәрле йөк машиналары өчен 5 тонна тәшкил итә.

Юлларны саклау кирәк

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов исә үз чыгышын юллар сыйфатыннан башлады. Җитәкче сүзләренә караганда, юлларның торышы начар булуда юл төзү компанияләрен генә гаепләү дөрес түгел.

- Без Универсиада алдыннан төзелгән иң яхшы юлларда махсус тикшерү уздырдык. Нәтиҗәдә, кайбер урыннарда юлларның нәкъ менә йөк машиналары тарафыннан бозылган булуын ачыкладык. Шул рәвешле, юлларның сыйфаты начар дип нәтиҗә ясау дөрес түгел. Аларны саклау өстендә эшләргә кирәк, - дип ассызыклады Рифкать Миңнеханов.

Ул әлеге кагыйдәләрне бозган өчен каралган штрафларга да тукталды. Җитәкче сүзләренә караганда, йөк авырлыгы белән бәйле таләпне бозган өчен машина йөртүчгә 2-2,5 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Әле алай гына да түгел, аны 4-6 айга машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Рәсми затлар өчен штраф күләме - 15-20 мең, ә юридик затлар өчен 400-500 мең сум тәшкил итә.

Хәер, әлеге кагыйдәләргә буйсынырга тиеш булмаган йөк машиналары да бар. Ул азык-төлек, терлек, дару препаратлары, орлык фонды, ашлама ташый торган транспорт чаралары. Халыкара йөк ташый торган машиналарга да чыгарма ясала. Әлеге кагыйдәләр пассажир транспорты, авырлыгы 16 тоннадан артмаган ягулык ташый торган йөк машиналарына да карамый.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, йөк күчерергә теләүче компанияләргә махсус рөхсәт кәгазе алу мөмкинлеге тудырылган. Гаризаларны исә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша калдырырга мөмкин.

Рәмзия ЗАКИРОВА

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев