Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җылыту сезонына әзерләнәбез

23 июльдә МР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков җылыту сезонына әзерлек хакында комиссия штабы үткәрде. Чанаңны җәйдән әзерлә дигәндәй, мәгариф, мәдәният, медицина учреждениеләренең кышка әзерлеге хакында аларның җитәкчеләре күзәтү ясады. Һәр өлкәдә операторларны укыту хакында сүз барды. «Җылыту системасын опрессовкалауны 1 августка кадәр төгәлләргә, төгәлсезлекләрнең сәбәбен ачыкларга»,-диде Айрат Ринат улы...

23 июльдә МР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков җылыту сезонына әзерлек хакында комиссия штабы үткәрде.

Чанаңны җәйдән әзерлә дигәндәй, мәгариф, мәдәният, медицина учреждениеләренең кышка әзерлеге хакында аларның җитәкчеләре күзәтү ясады. Һәр өлкәдә операторларны укыту хакында сүз барды. «Җылыту системасын опрессовкалауны 1 августка кадәр төгәлләргә, төгәлсезлекләрнең сәбәбен ачыкларга»,-диде Айрат Ринат улы комиссия әгъзаларына мөрәҗәгать итеп. «Кама Тамагы коммуналь челтәрләре" ААҖ җитәкчесе Исфан Вәлиев исә иске трассаларда теләсә кайчан авария килеп чыгарга мөмкинлеген билгеләде, котельняларның әзерлеген 15 августка төгәлләрбез, дип вәгъдә итте. Штаб утырышын йомгаклап, Айрат Ринат улы кышкы җылыту сезонына үтә дә җитди мөнәсәбәттә булырга кирәклеген искәртте. Җәй айлары район комплекслы газ хезмәте хезмәткәрләре өчен дә киеренке чор. Аларга барлык шәхси һәм күпфатирлы йортлардагы газ җиһазларына сезонлы профилактик тикшерү үткәрергә кирәк. Моннан тыш, май аенда газүткәргеч торбаларны буйый башлаганнар, бүген пландагы 14,3 километр торбаның 5 км.сы буялган, шулай ук 3 км.га якын терәүләр дә буялачак. Кама Тамагы газ участогы җитәкчесе Руслан Өлфәтев әйтүенчә, хәзер Кама Тамагы штпда яңа микрорайон урамнарына газ кертергә кирәк. Ипотека поселогында Болынлы урамында салынган 1700 километр газүткәргеч торбасы гамәлдәге газүткәргечкә тоташтыруга әзер. Заречная урамында бүлгеч пункт куелган, ул газ басымын арттырып, 16 йортка тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк. Заов.Каратайда да ике бүлгеч пункт куелган, бу киңәя баручы поселокны газ белән тәэмин итү өчен киләчәккә карап эшләнгән эш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев