Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әйберләрдә – сугыш тарихы

Хөрмәтле газета укучылар! 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан "Казанские ведомости" газетасы редакциясе (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре) "Әйберләрдә сугыш тарихы" дип аталган яңа рубрика ача. Сезгә сугыш вакытында әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз, күршеләрегез яки хезмәттәшләрегез кулланган әйберләр турында сөйләргә тәкъдим итәбез. Ул сугышчылар фронттан алып кайткан, яки кешеләр эшләрендә,...

Хөрмәтле газета укучылар! 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан "Казанские ведомости" газетасы редакциясе (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре) "Әйберләрдә сугыш тарихы" дип аталган яңа рубрика ача.

Сезгә сугыш вакытында әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз, күршеләрегез яки хезмәттәшләрегез кулланган әйберләр турында сөйләргә тәкъдим итәбез. Ул сугышчылар фронттан алып кайткан, яки кешеләр эшләрендә, көнкүрештә кулланган әйберләр турында хатирәләр. алар ул елларда нинди әһәмияткә ия булуын һәм аларның ни өчен кирәк булуын яшьтәшләрегезгә аңлатыгыз. Әгәр андый әйберләр гаиләгездә сакланган икән, үз хатирәләрегезне яңарта аласыз. Аларның фоторәсемнәрен почта (420066, Казан шәһәре, а/я 231) яки электрон почта аша җибәрергә мөмкин (redkv@mail.ru). редакциягә дә алып килә аласыз, безнең адрес: Чистапольская урамы, 5. Без аларны фоторәсемгә төшереп, шунда ук кире бирәчәкбез. Кайсы вакыт турында сөйләвегезне күрсәтергә дә онытмагыз (елын күрсәтергә кирәк): бу исә хатирәләрегезнең әһәмиятен тагын да арттырачак. Элемтәгә керү өчен үзегезнең мәгълүматларыгызны күрсәтегез: исем, фамилия, нәрсә белән шөгыльләнүегез, яшегез, адрес яки телефонны (исемнән тыш, башка мәгълүматлар бастырылмаячак). Әгәр тиешле күләмдә материаллар җыелса, редакция бастырачак "Әйберләрдә сугыш тарихы" дип аталган җыентыкка сезнең язмагыз да кертеләчәк. Әйдәгез, хәбәрләшеп, әйберләрдә сугыш тарихы турында сөйлик! Алар- шул вакытның гадел шаһитлары, бабаларыбызның истәлеген һәм рухын саклый. Алар турында дөресен сөйлик, бу хакта балаларыбыз, оныкларыбыз да онытмасын һәм сугышның нәрсә икәнен белмәсеннәр иде. Венера Якупова, рубриканы алып баручы, баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев