Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язмышларын Әфганстан берләштергән

Сугышчы-интернационалистлар Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 33 ел тулуны билгеләп үтте.

Катлаулы шартларда халыкара терроризм һәм наркобизнес көчләренә батырларча каршылык күрсәткәннән соң, 1989 елда бу көнне Совет гаскәрләренең соңгы бүлекчәләре Әфганстаннан әйләнеп кайтты.

Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне уңаеннан чаралар интернационалистлар һәм локаль сугышларда катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәл янында башланды. Сугышчы-интернационалистлар район башлыгы Наил Вазыйхов белән һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Ә район туган якны өйрәнү музее алар өчен экскурсия, күргәзмә һәм концерт программасы әзерләгән иде.

– Безнең бурыч – геройларыбызның батырлыгын онытмау, - дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга Наил Вазыйхов. - Аларны белергә, киләчәктә беркайчан да сугышлар булмасын өчен хаталар өстендә эшләргә кирәк. Һәм иң мөһиме – балаларыбыз ветераннар белән янәшә булсын, алар турында онытмасыннар иде. Мин сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, аяз күк йөзе телим, бу сүзләрнең әһәмиятен сез безгә караганда да яхшырак аңлыйсыз.

- Бу көнне без хезмәттәшләребезне искә алабыз. Биредә утыручыларның һәркайсының үз тарихы бар, - дип билгеләп үтте районның элеккеге хәрби комиссары, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Александр Мещанов. - Һәркайсыбызның Әфганстан территориясендә кылган үз батырлыгы бар. Сугышчан бүләкләр һәркемдә дә юк, әмма барысы да хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Бүген безнең көн, хатирәләр көне. Барыгызны да әлеге бөек дата – Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу көне белән котлыйм.

15 февральдә Куйбышев Затонында яшәүче сугышчы-интернационалист Шамил Гайсин 55 яшьлеген билгеләп үтте. Бу көнне шәхси юбилее булуга карамастан, ул җәмәгать чарасы өчен дә вакыт тапкан. Шамил Тимерхан улы тумышы белән Казахстаннан. 30 ел чамасы элек безнең районга эшкә килгән, биредәге табигатьнең гүзәллегенә сокланып, мәңгегә монда яшәп калган.

- Мин 1986 елның февраленнән 1987 елның маена кадәр Әфганстанда хезмәт иттем, - дип искә ала Шамил Гайсин. - Махсус миналау ротасы Төньяк Кундуста иде. Мин рядовой булдым, машина йөртүче булып эшләдем. Анда барыбыз да – рядовойлар да, командирлар да алдыбызга Ватан куйган уртак бурычны үтәдек. Барыгызга да сәламәтлек телим. Игътибар күрсәткәне өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәт.

Юбиляр котлаулары өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм өенә ашыкты, анда аны зур тату гаиләсе көтә иде. Шамил Тимерхан улы тормыш иптәше белә дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, 10 оныклары бар.

Бүген районда Әфганстан сугышында катнашкан  46 сугышчы-интернационалист яши. Алар барлык поселок һәм авылларда диярлек бар. Әфганстанга чакырылганнарның күбесе – Иске Казиле авыл җирлегеннән. Илебез гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу датасына багышланган зур чараның ел саен нәкъ менә биредә үткәрелүе очраклы түгел. Әфганчылар хөрмәтенә икенче обелиск нәкъ менә биредә куелган.

Әфганстанда хезмәт итәргә киткәнче алар барысы да төрле мавыгулары, төрле һәвәслекләре булган гади егетләр була. Әмма сугыш аларның язмышларын берләштергән. Һәркайсының язмышы үзенчә язылган булуга карамастан, Әфганстан аларның йөрәкләрендә мәңгегә уелып калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев