Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язгы ташуда сак булыгыз

РФ МЧС ГИМС үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Нияз Нуриев белән әңгәмәдән. - Географик урнашуына бәйле рәвештә безнең район күпсанлы балык тотучыларны үзенә җәлеп итеп тора, чөнки яр буе линиясенең озынлыгы 70 киломертдан артык. Әмма инде яз җитте һәм бу куркыныч тудыра. - Әйе, көннәр җылы торганда елгаларда һәм...

РФ МЧС ГИМС үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Нияз Нуриев белән әңгәмәдән.

- Географик урнашуына бәйле рәвештә безнең район күпсанлы балык тотучыларны үзенә җәлеп итеп тора, чөнки яр буе линиясенең озынлыгы 70 киломертдан артык. Әмма инде яз җитте һәм бу куркыныч тудыра.

- Әйе, көннәр җылы торганда елгаларда һәм сулыкларда боз структурасы кискен үзгәрә. Бозның ярга терәлеп торган урыннарында су чыга, ә боз юкара. Мондый урыннарда аеруча сак булырга киңәш ителә. Бу бигрәк тә кампанияләр белән балык тотарга килүчеләргә кагыла. Шуңа күрә боз өстеннә күпләп чыкканда аралары 5-6 метр булырга тиеш, шулай ук алда баручыга яки суга төшеп китүчегә ярдәм күрсәтергә әзер булырга кирәк. Мөмкин булганча боз юкарган урыннарга агач ботагы, таяк яки ерактан күренеп торучы берәр әйбер куярга кирәк. Әгәр ярдәм сораган тавыш ишетсәгез яки суга батучыны күрсәгез, аңа ярдәм итәргә һәм коткару хезмәтенә (01 яки 112) әлеге урынны һәм вакытны күрсәтеп хәбәр итәргә тырышыгыз.

- Районда Иделдән башка тагын күлләр һәм буаларда шактый. Алар да язгы ташу вакытында куркыныч тудыра. Бигрәк тә балалар өчен.

-Ата-аналарга балалары белән өйдә куркынычсызлык чаралары турында сөйләшергә кирәк, сулыкларда боз өстенә керү куркыныч булуы турында кисәтү зарур.

- Ел саен районда кайбер авылларда берничә йортны су баса.

- Торак пунктларда йортларына су басу куркынычы янаган кешеләргә алдан ук үз куркынычсызлыклары турында уйлап, ташу вакытына кирәкле күләмдә азык-төлек һәм су запасы булдырырга кирәк. Шулай ук йорт хайваннарын икенче урынга күчереү турында кайгырту зарур. Хәтта кечкенә генә елга да ташу вакытында куркыныч булырга мөмкин.

- Ел саен сезнең хезмәт хезмәткәрләре башкарган эшкә, куелган аншлагларга, кисәтү һәм тыю билгеләренә карамастан, гадәттән тыш хәлләр барыбер килеп чыга. Әйдәгез, аларның кайберләрен искә төшереп үтик.

- Исегезгә төшерәм, һава температурасы 0 градустан югары булса, бозның ныклыгы 25%ка кими. ГИМС инспекторлары көн саен сулыкларда хәлне ткишереп тора, шул исәптән боз калынлыгын үлчи. Әмма боз калынлыгы әлегә алдагыча кала, боз көпшәкләнә, юкара, өстенә су чыга, урын-урыны белән кар боткасына әйләнә. -Моннан тыш сулыкларда яз башында ташу сулары да куркыныч тудыра. Сүз юлларны, гидротехник корылмаларны, күперләрне су басу турында бара. Трассаларда су агу торбаларын быел «Вираж+» субподряд оешмасы чистарта. Әлеге объектларда, Олы Кариле, Кече Салтык, Бәрлегуҗа, Сатлыган авылларындагы плотиналарны муниципаль берәмлекләр даими контрольдә тотарга тиеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев