Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яза каләм Келәнче, Бәки кылганнарын

Менә шундый исемдәге ярыйсы гына күләмле китап шушы көннәрдә дөнья күрде. Кем нәрсә эзләр дә, нәрсә табар икән соң бу китапта? Беренчедән, кемдер үзенең нәсел чылбырын тоташтырыр. Бер бүлекнең исеме дә "Нәсел агачын үстерәсең килсә, тот каләмең, тотын эшкә" диеп атала. Аның өчен 1935, 1892, 1858, 1850, 1834 елда төзелгән...

Менә шундый исемдәге ярыйсы гына күләмле китап шушы көннәрдә дөнья күрде.

Кем нәрсә эзләр дә, нәрсә табар икән соң бу китапта? Беренчедән, кемдер үзенең нәсел чылбырын тоташтырыр. Бер бүлекнең исеме дә "Нәсел агачын үстерәсең килсә, тот каләмең, тотын эшкә" диеп атала. Аның өчен 1935, 1892, 1858, 1850, 1834 елда төзелгән исемлекләр китерелгән. Икенчедән, кемдер үзенең кайчандыр гәзитәдә басылган шигырен, хикәясен, очеркын укып чыгар. Өченчедән, күпләр укыган мәктәбенең, авылның тарихын укып гаҗәпкә дә калыр әле. Һәм, ниһаять, дүртенчеләр хаталар, ялгышлар табып, хәйләкәр генә елмаеп та алыр. Хуш, автор Роза Хәмитова, китап чыгаруда зур булышлык күрсәткән безнең күренекле якташыбыз Ильдар Гыйльметдинов укучыларга яңа китапны тәкъдим итәләр. 2014 елның 16 август көнендә Келәнче авылында укучылар үзләре эзләгән нәрсәләрен табырлар диеп ышанып калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев