Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яз туристларны районга дәшә

Көнбатыштагы санкцияләр нәтиҗәсе буларак, туристлар агымының Россия шәһәрләренә һәм авылларына юнәлү ихтималы зур. Кунакларны каршы алу өчен районда нәрсәләр башкарылган?

Узган ел район территориясендә туристлык маршрутлары төзү буенча Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзелгән иде. 
Көзен районда укытучы һәм тәҗрибәле турист Валерий Сморчков җитәкчелегендәге студентлар төркеме эшләде. Яшьләр берничә җирлектә булдылар, авыл көнкүреше, музейлар, районның матур урыннары белән таныштылар һәм рухланып Казанга кайтып киттеләр.
Аларның эш нәтиҗәсе буларак, Тәмте авылыннан Лобач тавына кадәр сузылган «Бурлаклар юлы буенча» дип аталган актив туристлык маршруты барлыкка килде. 
Бу маршрут актив ял яратучылар өчен төзелде. Биредә велосипедларда һәм җәяү йөрергә була, туристлар районның иң матур табигать объектлары белән таныша һәм авыл тормышы атмосферасына чума алачак.
51 км озынлыктагы маршрут районның төп табигать объектлары: Лабыш таулары, Тәмте даласы, Антоновка чокырлары, Юрьев мәгарәсе һәм Лобач тавы аша уза. Аның буенча ике юнәлештә дә барырга мөмкин. Кышын бу маршрутта чаңгыда яки кар чаналарында да узарга була.
Максатчан аудитория яшьләр дә, өлкән буын да булырга мөмкин.
18 яшьтән 35 яшькә кадәрге беренче төркем өчен трекинг, җәяү йөрү кызыклы булачак.
Актив ял итәргә яратучы 35-50 яшьләрдәге кешеләрне авыл мәдәнияте һәм традицияләре, сәламәт яшәү рәвеше, бизнес кызыксындырырга мөмкин. 
Маршруттан файдалану өчен беренче төркем вәкилләре, Тәмтегә килгәч, сайтта теркәлергә (вакытлыча кулланып тору өчен бирелә торган велосипедлар, сәяхәтче паспорты һәм кемпинг өчен урыннар, кибетләр күрсәтелгән маршрут картасы алырга), 1-2 көн эчендә маршрутны узарга кирәк, финишта маршрут турында истәлеккә сувенир бирелә.
Өлкән төркем өчен урынга (Тәмте авылы) килеп теркәлергә – прокатка велосипед яки башка кирәк-ярак алырга, урнашу урыннарын броньларга, махсус карта һәм сәяхәтче паспорты алырга һәм 2-3 көн эчендә маршрутны узарга кирәк. Финишта туристларны истәлекле сувенирлар көтә.
Теләгән кешеләр шунда ук мәдәни-танып белү хезмәтләре пакетын броньлый ала – музейларга, экскурсияләргә, авылларда мастер-классларга барырга була.
Төрле программалар буенча Тәмте, Рус Бортасы, Антоновка, Красновидово, Кама Тамагындагы реставрацияләнгән чиркәүләргә, музейларга, тарихи һәйкәлләргә, җитештерү предприятиеләренә – сыр заводына, виноград бакчасына, Юрьев мәгарәсенә, ташландык штольняларга экскурсияләр уздырылачак, мастер-классларда катнашырга мөмкин булачак.
Визит-үзәк Тәмте авылында маршрутның старт өлешендә оештырылачак, монда ук велосипедларны һәм туристлар өчен кирәк-яракларны прокатка алу оештырыла. Маршрутның бу ноктасын үстерү өчен инвестор табылган. Лобач тавы янындагы маршрут финишында киоск урнаштырылачак, анда туристлар прокатка алынган кирәк-яракларны тапшыра алачак.
Маршрут барышында мәгълүмати аншлаглар белән җиһазландырылган биш ял итү мәйданчыгы булачак. Моннан тыш, маршрут барышында 8 мәгълүмати аншлаг һәм 60 күрсәткеч урнаштырылачак.
Туристларга төн куну өчен урыннар оештыруның ике варианты планлаштырылган: кемпинглар – Рус Бортасы, Антоновка торак пунктлары янында, Юрьев мәгарәсе янында палаткалар кору өчен мәйданчыклар; Красновидоводагы һәм Кама Тамагындагы ял базаларына урнаштыру.
Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты әлеге проект буенча Ростуризм конкурсына гариза тапшырды, ул маршрутның маркировкасына һәм җиһазларына грант ярдәме алырга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев