Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь, актив, киләчәккә карап эшләүчеләр

Авыл җирлеге төрле тармакларда квалификацияле яшь кадрларга мохтаҗ, хәер, яшь белгечләргә ярдәм дә кирәк. Еш кына булганча, алар хезмәт хакы түбән булганлыктан һәм торак юклыгыннан авыл җирлегендә эшкә урнашмый, бары тик иң кыюлар гына туган якларына кайтып, кече ватаннарының патриотына әверелә. Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонды идарәсе яшь...

Авыл җирлеге төрле тармакларда квалификацияле яшь кадрларга мохтаҗ, хәер, яшь белгечләргә ярдәм дә кирәк. Еш кына булганча, алар хезмәт хакы түбән булганлыктан һәм торак юклыгыннан авыл җирлегендә эшкә урнашмый, бары тик иң кыюлар гына туган якларына кайтып, кече ватаннарының патриотына әверелә. Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонды идарәсе яшь белгече, әңгәмәдәшем Жанна Бармашова шундыйлардан. Ул районыбызның әлеге структурасында өченче ел юрист булып эшли. Мине әлеге 26 яшьлек кызның ике районның пенсия юридик нечкәлекләрен үз эченә алган зур эш күләмен ничек башкарып чыгуы кызыксындырды. "Жанна кебек юристка юлыгынп, уңдык дип саныйм. Ул эш нечкәләекләренә тиз төшенде, эшне дөрес алып бара. Ул үзенең һөнәри вазыйфаларыннан тыш спортта да актив. Волейбол, йөзүне ярата, төрле спорт ярышларында катнаша",- ди Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонда идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов. Жаннан белән эш урынында очраштык. Аның йөзенә оялчанлыгы чыкты: "Мин матбугат хезмәткәрләре белән беренче тапкыр очрашам һәм әңгәмә алып барам. Ничектер оят, мин ике ел гына эшлим бит әле", - ди дулкынланып. -Мәктәптә укыганда ук юрист булу теләге бар иде, ул вакыттагы мәктәп директоры Елена Гыймадиеваның җиңел кулы белән 9 сыйныфта укыганда район олимпиадасына барып, беренче урынны алып кайттым. Аннары зона туры булды, анда да алга чыктым һәм автомат рәвештә республика этабына чыктым. Анда почетлы дүртенче урынны яуладым. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач, һөнәр сайлау турында сорау тумады. Үзем өчен юрист булам дип хәл иттем. КНИТУ-КАИга юриспруденция бүлегенә гражданлык хокукы белгечлегенә уырга кердем, дөрес түләүле бүлеккә, кирәкле балл җыя алмадым, чөнки инглиз теле белән проблема бар иде, мәктәптә аны өйрәнмәдек. Укыган өчен әти-әнигә һәм абыема түләргә туры килде, аларга рәхмәт. Биш ел сизелми дә узды. 2012 елның 5 июлендә яхшы укыганым өчен кызыл диплом белән бүләкләделәр. Мин алда бар ишекләр дә ачык иде. Мин ул вакытта шулай дип санадым _- Жанна зур мөмкинлелкәре булган шәһәр синең аяк астында, нич өчен туган ягыңа кайттың? - Әлеге икенче тормыштан мин нәрсә телим? Әлбәттә, башка бик күпләр кебек, әлеге чын юрист түгел, кызыклы эш, әлбәттә инде, акча, чөнки эш әхлакый канәгатьләнү генә китерергә тиеш түгел. Икенче тормышта мине нәрсә көтә? Дипломдагы яхшы билгеләре нәрсәдә булса бирерме? Эш бирүчеләр миннән нәрсә көтәр һәм минем кебек әле юрист булып җитлекмәгән күпме юристлар бар? Шәһәрдә калып карьера ясаргамы дигән уйлар башымда иде,әмма шулай килеп чыкты ки, мин бер дә үкенмим. Эшем яхшы, мине канәгатьләндергән яраткам эшем бар, кечкенә кызым үсеп килә, әти-әни,абыем янәшәдә, алар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Ә карьераны районда яшәм пә ясарга була". Яшь белгеч өчен иң мөһиме үзеңне күрсәтү һәм үзеңә тапшырылган эшкә аек акыл һәм теләк белән карау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев