Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярны да ныгытырбыз, туристларны да җәлеп итәрбез

ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен оештырылган матбугат туры вакытында Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәнең Куйбышев сусаклагычы ярын ныгыту проекты турында сөйләде.

Район халкы ярның ишелүенә борчылды, шуңа күрә район башлыгы Наиль Вазыйхов министрлыкка мөрәҗәгать итте. РФ табигый ресурслар һәм экология министрлыгы һәм ТР Президенты проектны хуплады. Ул Куйбышев сусаклагычында ел саен су биеклегенең  кимүе сәбәпле,  яр буе полосасының алга таба да юылуын булдырмау өчен «Табигать ресурсларын торгызу һәм алардан файдалану» Россия Федерациясе дәүләт программасына керде.

Министр бу объектның җитди проблеманы, Кама Тамагы халкының үз йортлары урнашкан яр җимерелү уңаеннан борчылуын  хәл итәчәк  дип ышана.

- Эшләр апрель аенда башланыр дип планлаштырыла. Бу икенче этап булачак. Беренчесен без инде күрәбез (причал янындагы территория. – Ред.). Бу шпунт диварының шундый ук дәвамы булачак. Гомуми озынлыгы 580 метр тәшкил итәчәк, - дип хәбәр итте Александр Валерьевич. - Аннан соң, беренче этап белән охшаш эшләр - яр буен төзекләндерү дә башкарылачак. Район халкының тагын бер матур ял итү зонасы барлыкка киләчәк.

- Проект туризм үсешенә дә ярдәм итә. Без  5 ел элек эшләгән беренче өлешендә инфраструктура бар инде һәм яр буеның халыкны җәлеп итү ноктасына әверелүен күзәтәбез, - дип сөйләде журналистларга район башлыгы Наиль Вазыхов.

- Узган ел анда «Идел өстендәге җырлар» фестивале үткәрелде, ә 2022 елдан һәр атнаның ял көннәрендә «Кама Тамагында җәйге кичәләр» уздырырга, аларны Туфан Миңнуллин исемендәге парктан бирегә күчерергә телибез. Киләчәктә биредә велосипед юлы да, пристаньнан Лобач тавына кадәр диярлек сузылган җәяү йөрү зонасы да булачак. Ягъни, без Кама Тамагын Лобач тавы белән йомабыз һәм туристларга анда йөрү мөмкинлеге туачак. Проектны тормышка ашырырга  ярдәме өчен республика Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм, әлбәттә, Экология министрлыгына рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев